Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Акылга утырмаган

Район прокуратурасы шушы көннәрдә Югары Симет авылындә яшәүче 39 яшьлек Н.га карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул моңарчы да җинаяте өчен 6 елга ирегенннән мәхрүм ителгән була. Җәза срогы бетәргә 1 ел да 4 ай кала, Яшел Үзән шәһәр суды карары нигезендә 2019 елда шартлы рәвештә иреккә чыгарылган. Әмма акылга утырмаган. 2020 елның соңгы көнендә ул авылдашына кабат үтерү белән яный. Көпә-көндез урамда аны сугып ега һәм йөзенә аяклары белән өч тапкыр тибә.

Нәтиҗәдә кыйналган ир-ат авыр тән җәрәхәтләре ала, 3 атнадан артык больничный да йөри. Үз гомерендә икенче тапкыр сак астында хөкем ителүчеләр эскәмиясендә утырган Н. кылган гамәле өчен нык үкенүен белдерде һәм эшне суд тикшерүеннән башка гына карауны сорады. Суд гаепне йомшартучы һәм авырайтучы эш материалларын исәпкә алып, Н.ны 1 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә кырыс режимдагы төзәтү колониясендә җәза үтү билгеләнде.

Рәшит Ахунов, район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев