Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Алан Елга авылында яшәүче Әмин Хисмәтовны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хайртдинов, «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

 Әмин Әхмәдулла улы гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга аваз сала. Шекше мәктәбендә 5 класс белем алгач, туган авылында эшли башлый. 1955 елның 14 апрелендә Совет армиясе сафларына алына. Анда илебезнең тынычлыгын уңышлы гына саклап, 1957 елның 28 декабрендә туган нигезенә әйләнеп кайта. Туган авылына тугры калып, колхозга эшкә урнаша. 1958 елның ноябрь аенда шул ук авылның уңган кызы Сания Дәүләтҗан кызы белән тормыш коралар.

Әмин Әхмәдулла улына колхозда җаваплы эшләрдә эшләргә туры килә. Бик күп еллар урман кисудә катнашып, анда бригадир булып хезмәт куя. Ә инде 1979 елдан тагын да җаваплырак эш, 3 авыл халкын газ баллоннары белән тәэмин итеп тору йөкләнә. Халыкны газдан өзмичә 1984 елга кадәр эшләргә насыйп була. 1998 елга кадәр “Ирек” колхозында ат караучы булып эшли. Озак еллар фидакарь хезмәтләре өчен күптөрле Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләргә ия була.

Әмин Әхмәдулла улы тормыш иптәше Сания белән өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Матур гына гомер кичергәндә 2008 елның августында  уллары Илһам, 2018 елның  гыйнварында тормыш иптәше вафат була.  

Бүгенге көндә балалар үз гаиләләрен корып, улы Айдар белән кызы Айгөл Казан шәһәрендә, Ирек белән Айсылу  Алан-Елга авылында  яшиләр. Хисмәтовларның 10 оныгы һәм 19 оныкчыклары бар. 2023 елның 27 июлендә Әмин бабасының 88 яшьлек туган көненә зур бүләк - төпчек оныкчыгы Мәдинә дөньяга килә.

Бүгенге көндә юбиляр улы, килене һәм балалары тәрбиясендә, онык-оныкчыкларга сөенеп матур гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев