Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Алга” лигасы алга дәшә!

24 апрель көнне район мәдәният йортында «Алга» КВН лигасының зона этабы узды.

 

Бу көнне районыбыз  сәх­нә­се­нә республиканың иң ю­мор  хисле, креатив фикерле егет–кызлары тупланган биш команда чыкты.  Саба гим­назиясенең  “Жумайсынба”  һәм Саба урта мәк­­тәбенең  “Ничек бар – шулай” командалары,  Казан шәһәре милли тикшеренү технология университетыннан (КНИТУ-КХТИ)  “Этап”  һәм «Илдус Ильясо­вич»,  Яр Чаллы шәһәренең Кама дәүләт автомеханика тех­никумының  “Техназ” командалары  үзара көч сынашты. Юмор кичәсен “Яшьлек” яшьләр үзәге  җитәкчесе Делюс Закиров ачып,  оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде, татар КВН лигасының кыю, нык адымнар белән алга баруын һәм аның татар телен үстерүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.  Дөрестән дә, үз телебездә матур итеп шаярткан миниатюраларны күрү бөтенләй башкача кабул ителде һәм  горурлык хисләре өстәде. Бу көнне юмор бәйрәмен «Алга» КВН  лигасы җитәкчесе Руслан  Харисов   ике телдә алып барды,  чөнки командаларның икесе татар телендә, өчесе русча шаяртты. Хәтта “команда” дигән сүз дә чын татарча  “такым” дигән сүзгә алыштырып яңгырады. КВНчыларны тамашачыларның-җа­­на­тарларның зал тутырып кил­­мәүләре дә  һич кәефләрен кыр­мады. Миниатюралар тематик яктан киңкырлы булуы  белән игътибарны җәлеп итте һәм  аларда нигездә  бүгенге тормыш  чынбарлыгы  чагылды. Оештыручылар сабалыларның КВН тарихында үз урыннарын булдыруларын,  бу көнне ике  команда гына катнашса да, чынлыкта  сафлары  зур  булуын да   билгеләп үттеләр. 

“Алга” лигасы  Татарстанда  ал­ты  зонада, ике телдә уза.  Татар командалары  “Әйдә, Шаярт”ка эләгергә өметләнсәләр,  рус командалары  “КВН РТ”га  үтәргә ом­тылалар.  Һәр зонада җиңгән татар командалары турыдан-туры  “Әйдә, Шаярт”ның  2 июнь көнне булачак чирек финалы­на узачак.  Ә рус телендә җиң­гән  командалар 5 майда Норлатта булачак суперфиналда катнашачак. Чыгышларга үзлә­ре дә тәҗрибәле КВНчылар, кайберләре әле бүген дә уйнаучы жюри әгъзалары бәя бирәчәк”, – диде Руслан Харисов. Нәтиҗәләргә килгәндә,  Саба ур­та мәктәбенең  “Ничек бар – шулай”  һәм  Казан шәһәренең «Илдус Ильясович»  командалары  Гран-прига лаек булды. “Ничек бар – шулай”лылар иң яхшы актер һәм  актрисалар булып та танылдылар.  Саба гимназиясенең “Жумайсынба” такымы үзләрен  “Иң яхшы мәзәк” осталары итеп күрсәттеләр. “Командабыз ике укытучы һәм ике укучыны берләштерде.  Без бүген  әлеге составта икенче тапкыр чыгыш ясыйбыз.  Февраль аенда “Әйдә, Шаярт”та уйнадык. Мәктәптә укыганда КВНда уйнарга ярата идек. Миниатюраларны дәресләрдән соң кич белән җыелып  үзебез яздык. Бүгенге уен бик күңелле булды.  Без хәзер бөтен көчне “Әйдә, Шаярт”ның чирек финалына әзер­леккә бирәчәкбез”, –диде Саба урта мәктәбенең  химия укытучысы  Әдилә  Мәҗитова.   “КВН һәрвакыт күңелле. Аның Сабада үтүенә чиксез шатбыз. Бүгенге чыгышлардан ләззәт алдык, чын күңелдән көлдек. Бүгенге КВН яшь талантларыбызга зур юлның башы булсын һәм һәр катнашучыга үз-үзен күрсәтү һәм профессиональ үсеш өчен яңа мөмкинлекләр бү­ләк итсен», – диде Ирек Гарипов җиңүчеләрне тәбрикләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев