Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

...Алып китте, моряк итте ил чикләрен сакларга

Бүген Сабада Хәрби-Диңгез Флоты көнен билгеләп үттеләр.

undefined

Район морякларын бәйрәмнәре белән хәрби комиссар Фәнис Закиров, башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов котлады. Диңгезчеләр Рушан Газияновка һәм Әнәс Хәмзинга юбилейлары уңаеннан Татарстанның Диңгезчеләр җыены советы рәисе Шәүкәт Сөнгатов имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Диңгезчеләр Мәңгелек утка, Әфганстанда хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлгә, тыл каһарманнары стелласына чәчәкләр салдылар, бакыйлыкка күчкәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Тантанада сыйныфташлары очрашуына кайткан II ранглы капитан, хәзер Кроншадтта яшәүче Тәлгать Мөдәррисов та катнашты.

Институт тәмамлаган әтисе Мәүлет район авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп җибәрелгәч, Мөдәррисовлар 10 ел Сабада яшиләр. Тәлгать Сабада башлангыч белем ала, аннары гаилә Биектауга күченә. Егет Севастополь югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлый һәм Төньяк Боз океанында су асты көймәсендә хезмәт итә. Аннары Санкт-Петербургта югары офицерлар курсында укый һәм адмирал С.Макаров исемендәге диңгез, елга флоты университетында студентларга белем бирә. Хәзер отставкада.

Моряклар сафын яшь нахимовчылар яшенә җитеп килүче тельняшкалы малайлар да тулыландырды. Хәрби-Диңгез Флоты ветераннары җәмгыятенең Саба филиалы әгъзасы Фидаил Вакказов очрашуга улы әнвәрне, 1983-1985 елларда Тын океан флотында хезмәт иткән, Саба егетләре Дилюс Кәримов, Илсур Широв белән,русча әйткәндә, “дальнее плавание”ләрдә булган Хәмит Габдерәкыйпов оныклары Таһир белән Тәлгатьне алып чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X