Әнием белән кара-каршы утырып чәй эчүләре дә күңелле
Районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе – Шәмәрдәндә яшәүче Тайфә Лотфуллинага 103 яшь тулды.
Арча районы Ашабаш авылында туып-үскән Тайфә әбигә тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килсә дә, аны гомер буе сабырлык бизи.
Ул сугыш чорында кырчылык бригадиры булып эшли. Арчаның ашлык тапшыру пунктына атка төяп олау-олау ашлык, бәрәңге ташуларын, Баулыда ач-ялангач килеш окоп казыганда күргән авырлыкны бүген дә оныта алмый. Сугыштан яраланып кайткан Сеҗе авылы егете Хәбрислам белән гаилә корып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. 1972 елда Шәмәрдәнгә килеп төпләнеп, Тайфә апа мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Әбекәйнең йөзеннән нур бөркелә, һәр сүзеннән тормышны яратуы, һәркемгә рәхмәтле булуы, шөкерана кылып яши белүе күренә. Ике улын югалту хәсрәтен дә сабыр гына кичерә ул. Бүген дә бишвакыт намазын калдырмыйча, дини китаплар укып, ил-көнгә тынычлык теләп, игелекле балаларына хәер-дога кылып яши.
«Аллаһ 103 яшьне дә күрергә насыйп итте. Бик күп авырлыклар кичердем, бүгенге тормышлар җәннәт, Аллага шөкер. Бервакытта да кешедә булганнан күпсенмәдем, башкалар тормышына кызыкмадым. Кулымнан килгәнчә ярдәмләшеп яшәдем. Озын гомерле булуымның сере бәлки шуннандыр. Бәлки күп бала алып кайтуымнандыр. Аллаһка шөкер, күзләрем дә күрә, хәтерем дә сынатмый әле. Мине, олы кешене хөрмәтләп, ел саен туган көнем белән котларга килүегезгә зур рәхмәт», – дип каршылады Тайфә әби муниципаль район башлыгы Рәис Миңнехановны һәм башка җитәкчеләрне.
Гасыр чиген узган мөхтәрәм ананы котларга өй тутырып балалары, оныклары да килгән иде. Ундүрт оныгы, егерме оныкчыгының исемнәрен генә түгел, туган көннәрен белүе белән дә сокландыра әле ул.
"Мин 1988 елда бик тәртипле, үрнәк гаиләгә килен булып килдем. Әнинең өченче улы Альберт белән матур итеп тормыш итәбез. Ирем – мактаулы тимер юлчы. Мин гомер буе әнидән үрнәк алып яшәдем, күп нәрсәгә аннан өйрәндем. Ул беркайчан беркемгә каты бәрелмәде, балаларына да кычкырып эндәшмәде. Үзем дә киленнәремә әни үрнәген күрсәтәм", – ди килене Вәрәкыя Әдһәмова.
Тайфә әби сугыш ветеранының тол хатынына дәүләт программасы буенча салынган матур, җылы йортта 77 яшьлек кызы Гөлүсә тәрбиясендә, барлык балалары игелегендә хәерле, матур гомер кичерә.
"Бүгенге көндә үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Әнием белән кара-каршы утырып чәй эчүләре дә күңелле. Бер-беребезгә иптәш, терәк булып яшибез, сөйләшеп сүзләр бетми. Бергә пилмәннәр ясыйбыз. Туганнарыбыз килеп көн дә хәлен белеп тора. Дүртебез Шәмәрдәндә гомер итә. Әле тагын озак еллар әни җылысында яшәргә язсын", – ди кызы Гөлүсә ханым.
Теләкләр кабуллардан булсын, дияргә генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев