“Арсенал” операциясе
Район яңалыклары

“Арсенал” операциясе

Районыбызда 15 апрельдән утлы коралның, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне кисәтү һәм ачыклау максатында “Арсенал” оператив-профилактика операциясе башланды.

Әлеге  чараны бу эш белән  кызыксынган хезмәтләр катнашында РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге үткәрә. Операция 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: https://pixabay.com | jasongillman


Нет комментариев