Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авариягә таручыларны коткардылар

Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Хәзерге вакытта кешенең байтак гомере юлда үтә. Техника заманасы бит. Капка төбеннән машинага утырасың да, теләгән җиреңә барасың. Бер яктан караганда, бу бик уңайлы. Әмма кеше юлларның файдасын гына түгел, зыянын да күрә. Ашыгу аркасында төзәтеп булмаслык ялгышлар да җибәрелә. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, юлларда көн саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Агымдагы елның соңгы 9 аенда Татарстан юлларында гына да 3301 юл фаҗигасе теркәлгән.

Аларда 4052 кеше зыян күргән, 272 кеше үлгән.  Мондый фаҗигаләрне, әлбәттә,  булдырмау   мөһим, инде килеп чыккан очракта да, оператив эш киткәндә кемнәрнеңдер (статистика буенча 12-15%) гомерен коткарып калырга  мөмкин. Сабада шул максаттан  зур масштаблы  юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча команда-штаб тактик өйрәнүләре үткәрде. Чараны район үзәк хастаханәсенең гражданнар оборонасы медицина хезмәте оештырды. Легенда буенча кешеләр утырган  автобус ягулык төягән машина белән бәрелешүдән янгын чыкты һәм нәтиҗәдә пассажирлар салонда бикләнеп  калды. Авария булган урынга  тиз арада ЮХИДИнең район  бүлекчәсе, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын,  эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре  килеп  җитте. Алар үз бурычларын  үтәүгә кереште. Коткаручылар  махсус инструментлар  ярдәмендә  ишекне кисеп, бикләнеп калган автобуста  яраланучыларны чыгара, “Ашыгыч  ярдәм” машинасына озата башладылар.  Җәрәхәт алучылар ролен  волонтерлар  үтәде. Янгын   сүндерүчеләр утка ягулык  багына   күчәргә ирек бирмәде. “Үткәрелгән өйрәнүләр  һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә  җәлеп ителгән барлык хезмәтләрнең бердәм, оператив  эш итүләрен, гадәтән тыш хәлләргә әзерлеген   күрсәтте. Барысы 15 кешенең гомере  саклап  калынды. Шул  ук  көнне хастаханәнең терапия  бүлегендә дә янгын очрагында персоналны,  авыруларны эвакуацияләү буенча  өйрәнүләр дә штат режимында  узды диде үзәк хастаханәсенең гражданнар оборонасы медицина хезмәте штабы начальнигы  Айгөл Шакирҗанова.     Өйрәнүләр һәрвакыт шартлы гына булып  калсын,  чынбарлыкка әйләнмәсен  иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев