Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Автобус» профилактик чарасы башланды

 11 августтан Республикада һәм Саба  районында «Автобус» профилактик чарасы башланды.  Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны йөртүче транспорт чараларына карата контрольне аеруча көчәйтәчәк.

 

 11 августтан Республикада һәм Саба  районында «Автобус» профилактик чарасы башланды.  Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны йөртүче транспорт чараларына карата контрольне аеруча көчәйтәчәк. Статистикага   килгәндә,  быел 7 айда республика территориясендә автобус йөртүчеләр гаебе аркасында 55 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше үлгән, 76сы имгәнгән. Бу  саннар 2021 елның шушы  чоры  күрсәткечләреннән  күбрәк. Күрелгән чараларга карамастан, пассажирлар йөртүнең иминлеген тәэмин итүдә куелган максатка ирешелми. “Операция кысаларында, ЮХИДИнең район  бүлекчәсе  хезмәткәрләре район территориясендә пассажирлар, шул исәптән балалар йөртүче автобусларны тикшерәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Иминлекне тәэмин итүче таләпләр үтәлергә, иминлек каешлары эләктерелгән, автобуслар төзек булырга тиеш. Кагыйдә бозу очраклары табылганда  автобусның хәрәкәте туктатылачак”,– диде бүлекчә начальнигы  Марат Гаязов. “Автобус”операциясе 20  августка  кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев