Сәхифәбез “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана
“Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе – район үзәгеннән көнчыгышка таба 20 километр ераклыктагы хуҗалык. Барлыгы 3670 гектар сөрү җирләре бар. Терлекчелектә төп җитештерү объектлары Ике басу Арташ авылында урнашкан. Аларда 2300дән артык мөгезле эре терлек асрала. Быел элеккеге совхоз базасында җаваплылыгы чикләнгән “Нырты” җәмгыяте оештырылганга 15 ел тула. Предприятиене 2015 елдан Ильяс Илдус улы Дәүләтҗанов җитәкли.
Табыш һәм югалтулар чигендә
Җитәкче сүзе
“Авылларда күп гаиләләрнең тормыш хәле һәм социаль иминлеге аграр тармакка, аның үсешенә, игенче-механизаторларның, терлекчеләрнең, белгечләрнең көндәлек намуслы хезмәтенә бәйле. Безнең “Нырты” предприятиесе йөздән артык кеше өчен тотрыклы эш урыны булып тора. Күпләр хезмәтне иң элек матди ихтыяҗлар белән бәйли. Һәркем акча өчен эшли. Түләүләрдә йөкләнгән вазифага җаваплы караш та зур роль уйный. Бу максаттан кызыксындыру чаралары да күрәбез. Мисалга, комбайнчыларга бер тонна ашлык суктырган өчен – 2, шоферларга бер килограмм исәбеннән бушлай икмәк бирелә. Яшь бозаулар караучыга ел азагына сакланыш 97 процент булганда – 25 мең, 2 айдан 6 айга кадәр үстерүчегә 30 мең сум (бер тапкыр) өстәмә түләнә. Савымчыларга да күп сөт биргән сыерлар санына карап кызыксындыру каралган. Әйтик, 10000 литрга – 1500, 8000 литр гына булганда – 800 сум. Төнге каравылчылар угызны дөрес эчертеп, бозау үлеменә юл куймасалар 5000 сум премия ала. Кызыксындыру механизмы тирес чыгаручыга да, лаборантларга да, тегермәнчегә дә – барысына да каралган һәм үзенең нәтиҗәләрен бирә. Уңай үзгәрешләр чагыштыруларда күренә. 2024 елда бөртекле-кузаклы культуралардан тулаем 39161 центнер ашлык җыйнаган булсак, былтыр 52160 центнерга җитте. Игенчелектә акча кереме 4,43 миллион сум тәшкил итте. Терлекләрне тук кышлату өчен җитәрлек күләмдә фураж тупланды. Сенаж – 17184, силос – 10972, печән – 409, салам 2215 тонна әзерләнде.
2024 елда сыерларның продуктлылыгы 7866 тонна булса, былтыр 9124,2 тоннага җиткердек. Җитештерү күрсәткечләре буенча республиканың иң алдынгы хуҗалыклары исемлегендә торабыз. Комплекста бер сыердан уртача 12041 килограмм сөт савылды, үсеш 2024 елга карата – 137, рентабельлелек 24 процент тәшкил итте. Барысы 1014 бозау алынды, тәүлеклек 967 грамм (102%) артым алынып, 3116 центнер ит җитештерелде (101%).
Акчага әйләндергәндә, ике тармакта 2024 елдагыга караганда 30 процентка күбрәк, 556,321 миллион сумлык тулай продукция җитештерелде. Бер гектар җирдән – 700 сум, бер баш малдан 38 мең сум табыш алынды. Хезмәт җитештерүчәнлеге 32 процентка күтәрелде. Әлбәттә, тырышып эшләү белән генә түгел. Өчкә җитештереп, шул бәягә сатуга кала икән, никадәр казгансаң да, үсеш тукталачак. Кызганычка каршы, 2025 елның мартыннан сөт бәяләре төшә башлады: 48,48 сумнан хәзерге вакытка 38,10 (НДСсыз) сумга калды. Базарның якын арада тотрыкланачагы икеле. Нәтиҗәдә хуҗалык сөтне былтыргы белән чагыштырганда 10 сумга түбәнрәк бәягә сата һәм ай саен 8,1 миллион сум акча югалта. Вәзгыять үзгәрмәсә, 2026 елда кассага 97,2 миллион сум керми калачак. Бу коры сан гына түгел, ә техник базаны тулыландыру, төзекләндерү, башка чараларны финанслау дигән сүз. Иң элек чыгымнар кыскартылачак, төзелештә планлаштырылган эшләрнең тукталып калу куркынычы бар. Зур чыгымлы объектлар турында сүз бара. 2025 елда Арташ комплексына тудыру торагы салу өчен җир урыннары да билгеләп куйган идек. Төзелештә каникул алырга туры киләчәк. Моннан тыш ашлык киптергеченә газүткәргеч сузу күздә тотылган иде. Анысын март аенда эшләп китәчәкләр. Әмма ким дигәндә 30 миллион сумлык сушилканы алырлык акча кермәячәк. Бәяләр тотрыкланып китсә, бәлки ул мәсьәләне кабат кузгатырбыз.
Гомумән, чыгымнарны аларның максаты һәм эчтәлеге буенча оптимальләштерү зарурлыгы туа. Бәясе төшсә дә, күләмен арттырып, сыйфатын яхшыртканда сөткә түләү бераз арта. Агымдагы елга бурычлар хисап җыелышында билгеләнде. Сөт җитештерүне 5 процентка арттыруга ирешү максат итеп куелды. Моның өчен резервлар барлана. Алар эшкә җигелгәндә, сатып алынган таналар бозаулап сөт бирә башлаганда, җитештерүне бәлки 10 процентка арттыра алырбыз. Күпмедер баланс ясау мөмкинлеге бар.
Бу хезмәткә түләү фондының үткән һәм хәтта фаразлана торган чорда үсешен компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. 2025 елда уртача эш хакы 26 процентка артып, 65456 сум тәшкил итте. Гыйнвар аенда да шуннан ким булмаган хезмәт хакы исәпләнде. Игенчелектә 36 центнердан ким булмаган уңыш алуны планлаштырабыз. Авыл хуҗалыгы культураларының уңышы чәчүлек орлыкның сыйфатына турыдан-туры бәйле. Халык та “Ни чәчсәң, шуны урырсың” ди. Гел бер төрле чәчүлек материалы белән генә эшләү отышлы түгел. Алга таба яхшы симәнә участоклары булдырып, ул яктан үзебезне үзебез тәэмин итү дә мөһим мәсьәлә.
Җиргә карашны нык үзгәртергә кирәк. Туфракның өске катлавын эшкәртеп кенә алга китеп булмый. Былтыр чәчүлек мәйданнарының яртысыннан артыгы тирәнәйтелде.
Йомгаклап әйткәндә, көндәлек нәтиҗәле хезмәт белән генә байлык тудырып була. Шул байлыкны максатчан, дөрес итеп кулланганда гына хуҗалыкның финанс-икътисади хәлен какшатмыйча алга барырга мөмкин. Бу бурычларны хуҗалыкта эшләүчеләр дөрес аңлыйлар, һәркем үзенең намуслы хезмәте белән гомуми уңышларга өлешен кертә.
Көн саен – 23 тонна
Арташ сөтчелек комплексындагы торакларда хәзер сыерлар саны 850гә якынлашып килә. Шуларның 726сы саву залына кертелә. Операторлар Илнар Хәйруллин, Рамил Биктимеров, Илфат Сабитов, Илдар Латыйпов, Искәндәр Сәйфуллин, Рәмис Дәүләтов, Флорид, Наталья һәм Радик Рәкыйповлар тырышлыгы белән көн саен комбинатларга 22-23 тонна сөт озатыла. Үз графиклары бар, айга 10 эш көне килеп чыга, продукцияга карата 100 меңнән югары хезмәт хакы алалар. Шуңа күрә Сабадан, күрше авыллардан килеп эшләүчеләр дә бар. Ветеринар Илмир Галимҗанов та – Тимершык авылы егете. Лесхозда яшәүче Рәкыйповларның да бер гаилә булып сыерлар сава башлаганнарына 4нче ай киткән. “Тиз өйрәнделәр, башка операторлардан калышмыйлар. Көтүдәге беренче лактациядәге сыерлар 50-60 литрга кадәр сөт бирә. Продукция мул булгач, эшләве дә күңелле, түләү дә сөткә карап. Бүген Илнар Хәйруллин, Рамил Биктимеров сменасы иде. Аларның эш күрсәткечләре бер сыерга 2025 елда 11548 литрга җитте. Гыйнвар аенда савым таган да югарырак”, – ди зоотехник-бригадир Илнур Кәримуллин.
Комплекс автомобиль юлы янында гына урнашкан, ерактан күзгә ташланып тора. Иске фермадагы ТНСнар да, суэчергечләр дә тузган, маллар әкренләп комплекска күчерелә.
Әтисеннән кабул итеп алган

Хезмәттәшләре чит ил техникасы иярләгәндә Ришат Шакиров бер дә зарланмыйча бик яхшы репутацияле башмаклы “ДТ-75”, “МТЗ-82” тракторларында эшли. Дизель гадилеге, ремонтлау өчен җайлылыгы белән аерылып тора ул. Иң игътибарга лаеклысы шул: “ДТ”ны ул әтисе Рәҗәптән кабул итеп алган. Шуңа бик кадерләп тота. “Әти пенсиягә киткәч миңа калды. Үзем җыям, үзем йөртәм. Хәзерге вакытта ходовойларын ремонтлыйм. Запас частьлар белән тоткарсыз тәэмин итеп торалар. Әти эшләгән авылны ташлыйсым килмәде. Шәһәр кызыктырмады. Хезмәт хаклары тормышны алып барырга җитә. Хуҗалыгыбызда маллар да асрыйбыз. Ул өстәмә табыш чыганагы, ашлыгын, печәнен бирәләр. Өч балабыз үсеп килә. Хатыным кечесе белән декрет ялында. Дизель тракторына предприятиедә эш күп. “ДТ” чирек гасыр элек кайткан иде. Әле тагын күп еллар эшләрлеге бар”, – ди Ришат.
Ул язгы кыр эшләрен тырма агрегаты тагып башлый. Аннары чәчүлекләрне корткычларга каршы эшкәртә. Органика чыгарылган кырларны тигезләү эшләре аның өстендә. “Былтыр барлык үсемлекләрне тәрбияләүне, МТЗ-80 тракторында яңа кайткан “РСМ ТС-3200” агрегаты белән башкарып чыктык. Ришат Шакировның хезмәте бик зур, ул өч мең гектардан артык мәйданда эш башкарды. Бу агрегат бик җайлы, нәтиҗәле булды. Су тутыру, химикатлар салу күп вакытны алмый. Бер сипкән җиргә препаратны кабат бөркеми, бер тутыру 30 гектарга җитә”, – диде агроном Инсаф Мөхәрләмов механизатор турында. Агымдагы ел уңышын кайгыртып, катлаулы ашламаларны иртәрәк туплаганнар. Кайтасыларын исәпкә алганда, тәэсир итүче матдәләрдә бер гектарга 82 килограмм туры киләчәк. Быел үсемлекләрне яфрактан тукландыру өчен “ОП-2000” агрегаты белән сыек КАС ашламасын кертүне дә планлаштыралар.
Иң мөһиме – техника әзерлеге

Корал эшләр, ир мактаныр, диләр. Дөресрәге, төзек техника механизаторның йөзен кызартмас. Хуҗалыкта шул максаттан ике бригадада эш алып барыла. Барлык авыл хуҗалыгы машиналарының – 91, тракторларның 60 проценты ремонтланган. Тагылма агрегатлар әзерлек сызыгына китерелә. Язгы чәчүгә кирәк булачак техниканы 1 мартка әзерләп бетерү бурычы куелган. “2025 елда паркны күпмедер янарту мөмкинлеге дә булды. “К-701” тракторына тулысынча ремонт ясалып, 420 ат көчле двигатель куелды. Егәрлеге буенча “К-744” тракторыннан калышмый. Үзҗыелмалы ике “СБГ 12” тырма, “ККЗ-6” каток агрегатлары, тагылмалы “РСМ ТС-3200” агу сиптергече, аңа су алып чыгу өчен 10 тонна сыйдырышлы “КамАЗ” машинасына куела торган цистерна, “БТЗ 254к” тракторы, лизингка “КЗС-1218 комбайны алынды. Хуҗалык территориясен, басу юлларын тотрыклы һәм тигез хәлдә тоту өчен тагылмалы грейдерны ремонтлап эш хәленә китереп куйдык. Аны басуга керүләрне киметер өчен юл кырыйларына ерганаклар ясауда да файдаланачакбыз”, – диде инженер Илюс Мөхәммәтҗанов.
Механизаторларның һәм шоферларның эш шартларын җиңеләйтү максатыннан 3 “КамАЗ”, 4 “МТЗ” тракторына кондиционер жайланмасы куелган. Чәчү комплексына ремонт эшләренә запас частьлар алынып, складка алып кайтып урнаштырылган. Быел алар якынча 12 миллион сумлык кирәк булачак. Хәзерге вакытта Олы Нырты остаханәсендә Яр Чаллының “Агропроф” җәмгыяте егетләре тарафыннан “Джон Дир 8200“ азык әзерләү комбайны ремонтлана. “Буранга да карамыйлар, киләләр. Җәй көне дә, төзексезлек килеп чыкса, проблема ясамыйлар. Мондый техника булганда, сенаж, силос салуларны үз вакытында башкарып, яхшы сыйфатлы терлек азыгы әзерли алабыз”, – ди инженер.
“Джон Дир 8200“не йөртүче Ильяс Миңнегуловның үзен Арташ бригадасындагы остаханәдә очраттык. Механизаторлар авыл хуҗалыгы машиналарын тәртипкә китерәләр иде. Ул быел 39304 тонна яшел масса төяп озаткан. Ун яшеннән кыр корабы ярдәмче булып эшли башлаган Ильясның авыл хуҗалыгы машиналары белән идарә итүдә 10 еллык бай тәҗрибәсе бар. 2018 елда Тәтештә яшь комбайнчылар конкурсында призлы урынны алган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә дә җиңү яулады ул. Биш ел “Нива”да, аннары “ДОН”да, 3нче сезон “Мега Класс”та эшләгән. Тыныч холыклы, һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы алдынгы механизаторны хезмәттәшләре дә хөрмәт итә.
Бозаулар кириешки ашый

Фермаларда йөргәндә иң беренче керәсе килгән урын – бозаулар торагы. Алар чистарак та, мөгрәп каршы алулары ук күңелгә ятышлы. Бозау – сөтлебикә булып үсеп җитәчәк сыер ул, димәк, аларга игътибар да икенчерәк. Ике-өч айлык чагында тиешле артымны җыеп бармаган яшь малдан югары продуктлылык көтеп булмый. Арташ фермасында әлеге яшь аралыгындагы бозауларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә, Татарстан хөкүмәтенең Рәхмәтенә һәм башка күп кенә бүләкләргә лаек булган Гөлгенә Фәләхова белән Ринат Әхмәдуллин тәрбияли. Алар түгәрәк тимер читлекләргә кертелгән, асларына салам түшәлгән, җиленне хәтерләткән имезлекләргә кукуруз белән болгатылган кириешки салынган. Көнгә ике тапкыр таксида җылытылган сөт эчәләр. Печән ашарга өйрәнәләр. “Ашату режимын дөрес саклау мөһим – азыкны вакытында һәм тиешле күләмдә бирү, аның сыйфатын контрольдә тоту зарур. Шулай ук асрау шартлары да зур әһәмияткә ия: уңайлы температура, коры түшәмә, җитәрлек мәйдан, чиста су һәм яхшы җилләтү булырга тиеш. Саулыкларында нәсел сыйфатлары да роль уйный инде. Бер торакта күбәеп китсәләр дә, әйбәт түгел. Шуңа күрә санына карап, ике айдан да башка торакка күчерелергә мөмкиннәр. Сыерлар күпләп бозаулар вакыт. Гыйнварда гына 10 көнлек 100дән артык яшь мал керде. Артым әйбәт, елны көнлек 1078 кило үсеш белән төгәлләделәр”, – дип сөйләде ферма мөдире Радик Гасыймуллин. Ул җаваплы вазифага билгеләнгәнче төзү-ремонт эшләрендә булган. Быелгы кыш торакларның ныклыгын аеруча сыный. Түбәләрдә карны төшерү беренче номерлы бурычка әверелгән. Әлеге эшкә барлык белгечләр, бухгалтерия хезмәткәрләре җәлеп ителгән.



Нет комментариев