Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган ветераннар белән сәфәр оештырылды

Районыбызда Өлкәннәр көне чаралары башланды

  Ел саен өлкәннәр көне алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, аг­ро­сәнәгать комплексы хез­мәт­­чәннәре профсоюзының рай­­­он комитеты тарафыннан авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган өлкәннәрне районыбызда төзелеп килүче яңа авыл хуҗалыгы объектлары буенча экскурсия оештыруның матур гадәте яшәп килә. Быел да район ветераннар оешмасы белән берлектә  бертөркем өлкәннәр белән шундый эчтәлекле сәфәр оештырылды.  Өлкәннәр “Туган як” җәмгыятенең тиздән ачылачак 500 башка исәпләнгән сөтчелек комплексында, “Лукоз” кәҗә фермасында, Саба индустриаль паркында, “Саба” җәмгыятенең катнашазык җитештерү цехында булдылар, көллиятнең быел төзелгән тулай торагы белән таныштылар. Соңыннан очрашу җылы әңгәмә белән чәй табыны артында дәвам итте.Өлкәннәр бергә эшләгән чораларны искә алдылар, күңелле хатирәләр белән уртаклаштылар һәм шундый җылы очрашуны оештырган җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев