Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Балачак" балалар бакчасы "ЭКОяз -2021" республика акциясе кысаларында үткәрелгән чаралар

Ел саен Сабаның 6нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасы "ЭКОяз -2021" республика акциясе кысаларында актив катнаша. Бу атна кысаларында педагоглар Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар планлаштырдылар һәм үткәрделәр. Тәрбиячеләр балаларга безнең урманнарда кошларның яшәү үзенчәлекләре, шулай ук каурыйлы дуслар алып килә торган файдасы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр.

Зурлар төркеме тәрбиячеләре «Умырзая көне – яки Умырзая-яз елмаюы» дигән темага шөгыльләр үткәрделәр. Балалар тәрбияче белән бергә ясалма умырзаялар ясадылар. Шулай ук, язгы чәчәкләр турында әңгәмәләр үткәрелде.

6нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасында «Экоярмарка» булып узды, анда безнең тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм балалар бакчасы коллективы актив катнашты. Сатуга өйдәге кышка әзерлекләр, үз куллары белән ясаган эшләнмәләр, үсентеләр (рассадалар) куелган иде.

Уртанчылар төркеме «Яшел урманнар һәм урман могҗизалары турында» дип исемләнгән викторинада катнашты, анда тәрбияләнүчеләр табигатькә карата яхшы мөнәсәбәт, аның кайгыртуы турында белемнәрдә ярыштылар; урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Чараның төп максаты-балаларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, табигатькә аңлы караш тәрбияләү, Җир планетасы турында кайгырту, Җир шарындагы барлык тереклек өчен җаваплылык хисен үстерү.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X