Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ресторан сервисына өйрәнә
«Яшь Мастер» төбәкара бәйгесенең муниципаль этабы үтте
Байлар Сабасының «Чулпан» кафесында «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча «Яшь Мастер» төбәкара бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде. Әлеге компетенциядә Мамалай, Эзмә, Сабаның «Шоколад» һәм «Балачак» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән балалар катнашты. Балалар биремнәрне уңышлы үтәделәр, алар бәйрәм өстәленә иртәнге аш әзерләде. Савыт-саба, аш бүлмәсе приборлары, тастымалларны дөрес, төгәл урнаштыруны үз эченә алган сервировкадан тыш, безнең конкурсантларга тематикага туры китереп бизәү эшен дә башкарырга кирәк иде.
Барлык катнашучылар да дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев