Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Балалар бакчасында предметлы үсеш бируче тирәлектә эшчәнлек” темасына семинар үткәрелде

Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында район балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен “Балалар бакчасында предметлы үсеш бируче тирәлектә эшчәнлек” темасына зона семинары булып үтте. Бакчабызның тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе балалар белән берлектә кызыклы шөгыльләр, әкият-тамаша курсәттеләр. Тәрбияче Вафина Эльвира Мансуровна балалар белән кошлар дөньясына сәяхәт иттеләр. Күчмә һәм бездә яшәүче кошлар тормышын уеннар кулланып өйрәнделәр.

Суджок-терапиясен кертеп, кулларда тупчыклар тәгәрәтеп шигырьләр өйрәнү балалар өчен генә түгел, ә тәрбиячеләр өчен дә кызыклы булды. Тәрбияче Сафина Чулпан Накиповна балалар белән төркем булмәсенең предметлы тирәлеген өйрәнделәр. Табигать почмагында  үткәрелгән эксперимент иң кызыклысы булды –  шар эчендәге катнашмадан барлыкка килгән һава шарны кабарткач, балаларның эмоцияләре эчләренә сыймады. Бүлмәдәге кухня почмагына  үз куллары белән камырдан өчпочмаклар ясау балаларга бик ошады. Бакчабызның залына алтын көз килгән иде. Балалар Р.Вәлиеваның “Ашлар солтаны” шигырен сәхнәләштерделәр. Алар татар халкының милли ризыкларын олыладылар, ләкин Ашлар солтаны – Икмәк икәнен узләренең шигырь, җыр, биюләре белән күрсәттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X