Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар каникул вакытында хезмәттә чыныга

Укучыларның җәйге каникулларының ике ае узып та бара. Өч ай каникулда ял итәргә дә, эшкә урнашып хезмәт чыныгуы алырга да мөмкинлекләр җитәрлек. Хезмәт эшчәнлеге укучыларның киләчәктә һөнәри юнәлеш алырга ярдәм итсә, икенчедән гаилә бюджетын тулыландырырга мөмкинлек бирә.

Шунысы куандыра, елдан-ел эшкә урнашырга теләүче балаларның саны арта. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, июнь аенда 227, июльдә 194 укучы районыбызның төрле оешма-предприятиеләрендә хезмәт күнегүләре ала. «Балачак» балалар бакчасында да бүгенге көндә дүрт кыз эшкә урнашкан. Саба гимназиясе укучылары Азалия Садретдинова, Әдилә Вилданова, Әдилә Абитова, Фәридә Галимуллинаның хезмәтеннән бакча мөдире Флүзия Халитова  да, тәрбиячеләр дә бик канәгать. 

«Балалар бакчасында җәй айларында биш төркем эшли. Кече тәрбиячеләр, башка хезмәткәрләребез  җәйге ялда булганда аларны укучы кызлар алыштыра. Августта тагын 3 кыз киләчәк. Кызлар кече тәрбияче, коридорлар җыештыручы, кер юучы булып эшлиләр. Бик тырышлар, үзләренә тапшырылган вазыйфаларны  җиренә җиткереп  башкаралар. Балалар белән матур итеп аралашалар, нәниләр дә үзләрен яратып өлгерде.  Узган ел биредә эшләгән кызларның кире бездә хезмәт куярга теләүләре бик куандыра: үзләре өчен дә ияләнгән эш булса,  безнең өчен  таныш кызлар булуы бик кулай», – ди бакча мөдире Флүзия  Рафаил кызы.

Кызларның эшләре бик тыгыз булса да үзләре белән аралашырга вакыт таба алдык. Азалия Садретдинова белән  Әдилә Вилданова биредә  кече тәрбияче булып эшлиләр. Кызлар иртәнге 7.00гә эшкә килеп, балалар килеп җиткәнче бүлмәләрне җилләтәләр, идәннәр юалар, тузаннарны сөртеп,бүлмәне тиешле тәртипкә китерәләр. Балалар иртәнге аш ашагач, савыт-сабаларны юалар. Нәниләр белән саф һавада булалар.  Көндезге йокы вакытында бакчада эшләп алырга да вакыт табалар. Иң мөһиме, кызлар үзләре дә шат, бакча җитәкчелеге дә алар хезмәтеннән канәгать. Коридорларны тәртиптә то­ту, бакчаның яшел почмагы – ташбакалар, балыкларны карау, җим бирү, суларын алыштыру Әдилә Абитовага йөкләнгән.

«Коллективка узган ел ук ияләшеп, якынаеп калгач, быел да биредә бик шатланып килдем. Монда бик ошый. Мин быел 9 сыйныфны тәмамладым. Арча педагогия көллиятенә укырга керергә уйлыйм, киләчәгем дә балалар белән бәйле булачак», – ди Әдилә.

Укучылар үзләре эшкә урнашкан оешма-предприятиеләрдән  15000 сумнан артык  хезмәт хакы  һәм халыкны  эш белән тәэмин итү үзәге аша  2250 сум  материаль түләү дә  алачаклар. 

«Җитәкчеләребез һәрвакыт эшебезне күзәтеп, киңәшләрен биреп торалар. Аларның ышанычларын акларга, җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз. Балалар бакчасында эшләү кызларны алдагы тормышка әзерли, эш тәртипләренә өйрәнәбез, балалар белән эшләү бик күңелле», – ди  быел 11 сыйныфны тәмамлаган Фәридә Галимуллина.

Кызлар  балалар бакчаларында, кулинар цехларына эшкә  урнашу ягын караса, егетләрне  районның төрле  өлкәләрендә очратырга була. «Лукоз-Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә  бүгенге көндә биш егет хезмәт куя.  Егетләргә зур вазифа – 1500 баш  кәҗәне көтүгә йөртү эше тапшырылган. Иртәнге савымнан соң  егетләр  кәҗәләрне   өч көтүгә бүлеп якындагы люцерна басуына көтәргә алып китә. Сакаллы малкайлар да  аларга тәмам ияләшкәннәр, артларыннан да калмыйча, күндәм генә  тиешле урынга атлыйлар. Егетләргә көтүләрне бергә кушмау, тиешле мәйданда гына йөртү бурычы йөкләнгән. Килдебәк авылыннан Рәнис Гобәйдуллин иң тәҗрибәлеләрдән санала, ул биредә бишенче елын эшли.

«Бәләкәйдән көтү көтеп үскәнгәдер, мина бу эш бик ошый. Иртәнге 10.00нан алып  сәгать 2гә кадәр кәҗәләрне көтүлектә йөртәбез. Малкайлар  бердәм, әгәр берсе китәргә уйлый икән, барысы да шуның артыннан кузгала. Вакытында куып калмасаң, аннан чабарга туры килә. Кайткач, торак алларын себереп, тәртиплибез. Мөмкинлек булса, августта да эшләргә исәп бар. Эшләгән хезмәт хакын машина йөртү таныклыгына уку өчен  тотачакмын», – ди Рәнис.

Алга максат куеп эшләве дә күңелле, үзеңнең көчең түгеп алынган һәр нәрсә кадерле икәнлеген дә тырыш егет   бик яхшы белә.

«2014 елдан бирле  мәктәп белән килешү нигезендә «Лукоз-Саба»да  ел саен җәйге каникулда 15-20 егет  хезмәт куя. Аларның хезмәтеннән без дә,  эш мөмкинлекләреннән, хезмәт хакларыннан үзләре дә  ризадыр дип уйлыйм.

"Җәмгыятьтә июнь аенда 5 егет хезмәт куйган иде, июль аенда аларны 5укучы  алыштырды, августта да 5әү эшләячәк. Икешәр ай эшләгән егетләребез дә бар.  Алдагы елларда да биредә  тәҗрибә туплаган егетләрне 2шәр айга да эшкә урнаштырырга мөмкинлек булдырабыз. Шулай ук алмашлар әзерләү өчен яңа эшче көчләр дә алырга тырышабыз. Көнгә 4 сәгать эшлиләр. Үзебездә хезмәт куйган укучыларны ел саен 1 сентябрь тантанасында бүләкләү гадәткә кергән. Егетләрнең соңгы эш көнендә Сабантуй кебек бәйрәм дә уздырыла. Үзебезнең көчтән килгән мөмкинлекләрне булдырырга тырышабыз», – ди «Лукоз-Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рәзил Гарипов.

Әле Рәзил абыйлары  кәҗә сөтеннән ясалган тәмле туңдырма белән дә сыйлый икән. Егетләр дә җитәкчеләрнең үзләренә булган күркәм мөнәсәбәтенә, эш шартларына матур хезмәтләре белән җавап бирергә, ышанычларын акларга  омтылалар. Туктар авылыннан Шәүкәт Әскәров та биредә дүртенче ел эшләп, бу хезмәтнең бөтен нечкәлекләренә өйрәнгән. Данил Нәҗипов, Салават Шәрифуллин, Ислам Гыймадиев та  башкарган эшкә җаваплы карап, кече яшьтән хезмәт тәмен белеп үсәләр.

«Эш бик кызык. Көтү дә көтәбез, табигатьнең матурлыгына да сокланып йөрибез. Бергә-бергә бик күңелле», – ди Шәүкәт.

Әлбәттә, егетләрнең хезмәте җитештерелгән кәҗә сөтенең күләмендә дә ачык күренә. Бүген көнгә 3000 килограммнан артык сөт савыла. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 процентка артыграк. Матур күрсәткечләрдә егетләрнең өлеше дә зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев