Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсының муниципаль туры төгәлләнде

Балалар нәсел шәҗәрәләрен барлый

   Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан  2013 елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге конкурсның төп максаты - нәсел традицияләрен саклап калу, буыннар  бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына карата кызыксынуны үстерү, шулай ук укучыларның архив материаллары белән эшләүгә, тарихны һәм туган якны өйрәнү буенча әдәбият укуга җәлеп итү. Конкурста дүрт яшь төркеме буенча  гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары һәм  18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирүче уку йортлары укучылары катнаша ала. Быел район турына барлыгы 20 эш кабул ителгән. Шушы көннәрдә  район архивында аларны   махсус комиссиясе бәяләде. Бәйгегә куелган эшләрнең эчтәлеге белән бергә бизәлеше, иҗади ягына да зур игътибар бирелде. Гомуми нәтиҗәләр буенча -  беренче яшь төркеменнән Олы Арташ гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Нәфисә Галимҗанованың «Минем нәсел шәҗәрәм» (гран-при), Эзмә гомум белем бирү мәктәбеннән Ләйлә Шәйхетдинованың «Моя родословная»,  икенче яшь төркеменнән Алия Галимҗанованың “Генеалогическое древо моей семьи» (Саба сәләтле балалар мәктәбе), өченче яшь төркеменнән Түбән Шытсу гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Фирүзә Баһманованың “Гаилә - буыннарның көмеш чылбыры” (гран при), Азалия Мифтахованың «Шәҗәрә ул - үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә» (Эзмә гомумбелем бирү мәктәбе), Рушан Фәтхриевның «Буыннар тарихы- гаилә»  (Юлбат гомумбелем бирү мәктәбе) эшләре иң яхшылары дип танылды һәм республика этабына тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев