Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар остазның хәлен белделәр

2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы

 Һәр кешенең диярлек үз остазы,тормышта кирәкле шәхси сыйфатларны формалаштырырга ярдәм иткән укытучысы булган. Без кешеләрнең бу хакта искә төшерүләрен һәм укытучыларга рәхмәт белдерүләрен телибез. Киләчәгебез өчен күп тырышлык куйган кешеләрне истә тоту бик мөһим.  Без балаларыбыз белән математика укытучысы Орехова Наталья Васильевна янына барырга булдык, ул гомер буе укытучы һөнәренә тугры булды, балаларны белемле итүгә зур көч куйды. Ул үзенең хатирәләре белән уртаклашты, укучыларына киңәшләре һәм теләкләрен җиткерде.  Элек укытучы һөнәре нинди булган, бу вакыт эчендә нәрсә үзгәргән, һөнәрнең киләчәге бармы дигән сорауларга җаваплар бирелде. Балалар ветеранга үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр һәм шигырьләр сөйләделәр. Үз һөнәренә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерделәр, аңа сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр.

Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев