Соңгы елларда җәйге каникул башлануга, укучыларга: “Син кайда эшләячәксең?” дигән сорау бирүгә күнегелде. Чөнки районыбызда 14 яше тулган һәр балага район башлыгы карары нигезендә вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлеге тудырыла.
Бу беренчедән, укучыларның беренче хезмәт күнекмәләрен формалаштырырга, ягъни киләчәктә һөнәри юнәлеш алырга ярдәм итсә, икенчедән гаилә бюджетын тулыландырырга да мөмкинлек бирә. Инде укучыларның җәйге каникулларының бер ае узып бара. Шуңа да һәр укучы әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша быелгы каникул чорында 400гә якын укучы эш белән тәэмин ителәчәк.
Шунысы куандыра, елдан-ел эшкә урнашырга теләүче балаларның саны арта. Быел да иң күп эшкә урнашучылар Саба гимназиясенә туры килә. Быел җәйге каникулның өч аенда гимназиянең 175 югары сыйныф укучысына эш урыннары булдырылган. Шуларның 74е район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша теркәлеп эшләсә, 101е үзмәшгульлек программасында катнаша. Июнь аенда гимназиянең 64 укучысы эшкә урнашкан. Аерым алганда, белем бирү учреждениесе һәм районыбызның 26 оешма-предприятиесе арасында килешү төзелгән. Укучыларны бүген Сабаның барлык балалар бакчаларында, җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте, район хакимияте, Саба индустриаль паркында, Торак милекчеләре ширкәте, “Рамазан”, “Яшен” оешмаларында, “Таттелеком”, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, “Урта Саба” бригадасы, Саба шәһәр җирлегендә һәм башка оешмаларда очратырга була. Быел алар 27 093 сум хезмәт хакы һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша өстәмә 2650 сум алачаклар. Үзмәшгульләр гаилә бюджетын 27300 сумга арттырачаклар.
"Саба гимназиясендә 14-18 яшьтәге 274 укучы исәпләнә. Эшкә урнашу буенча кызыксынулары көчле, укучылар март, апрель айларында ук белешеп, үзләренең кайда эшләргә теләүләрен белдертәләр. Быел егетләр аеруча күп булды. Гимназиянең үзендә 10 бала үзмәшгуль булып, 2 укучы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша теркәлеп эшли. Һәр оешмада балалар белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр беркетелгән. Алар белән элемтәдә торабыз, эш сәгатьләре, укучыларның көндәлек эшчәнлекләре белән танышып барабыз. Эшкә урнашыр алдыннан һәр бала медицина тикшерүе уза. Укучылар иң элек «Россиядә эш» федераль дәүләт мәгълүмат системасы порталында теркәлә. Бу шактый зур төгәллек сораса да, моның тәртибен барысы да яхшы белә. Җәйге чорда хезмәткә урнашу матди яктан гына түгел, балага тормышка яраклашырга, мөстәкыйльлеккә әзерләнү буенча да бик яхшы мөмкинлек. Шулай ук бу бер яктан эшкә чыныгу булса, икенчедән, эшнең җаваплылыгын, катлаулылыгын аңлау, башкаларның, әти-әниләрнең хезмәтенә ихтирам белән карау буенча да йогынтысы зур. Бу шул ук вакытта балаларда акчага карата сак караш та тәрбияли", – ди гимназиянең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиева. Гөлнара Раиф кызы әйтүенчә, гимназия базасында өч айда 35 укучы эшләячәк. Алар тәҗрибә-җитештерү участогында чүп утау, биләмәне матурлау, кабинетларны җыештыру һәм башка эшләр белән шөгыльләнәләр.
«Мин социаль педагог буларак, тәртип бозуларны кисәтү буенча да ныклы эш алып барам. Шунысына игътибар итәм: укучыларны каникулда эшкә урнаштыру гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле җәй көннәрендә тәртип бозу очраклары нык кимеде. Массалы төстә хезмәттә булу, җаваплылык хисе барлыкка килү укучыларның үз-үзләрен тотышында да чагылыш тапмый калмый», – ди педагог. Әлбәттә, хезмәтнең иң яхшы тәрбия чарасы икәнлеге билгеле. Хезмәт сөючән, үз алдына максат куя һәм аны тормышка ашыра белгән бала җәмгыятьтә үз урынын тиз табачак.
“Мин үзмәшгуль булып теркәлеп эшлим. Бакчада чүпләр утыйбыз, су сибәбез, ни кушсалар шуны үтибез. Гимназиядә икенче елымны хезмәт куям, миңа бик ошый. Монда барысы да якын, таныш. Үземнең белем ала торган йортыма күпмедер файда китерә алуым белән бик шатмын. Җәйге чорда эшләү бик кирәк дип уйлыйм. Беренчедән, финанс ягыннан файдалы, икенчедән, эшкә өйрәнәсең. Быел алачак хезмәт хакымны яңа телефонга җыям”, –ди Мәдинә Кәримова.
Самир Гариповны триммер белән печән чапканда очраттык. Башкарган эшенә җаваплы, хезмәт сөючән булып тәрбияләнгән егет алдагы елларда да “Саба тәрәзәләре”, “Саба агро” оешмаларында эшләгән.
“Быел 10 сыйныфны тәмамладым. Ике ай дәвамында эшләргә ниятлим. Киләчәктә үземне юрист яисә адвокат хезмәтендә күрәм. Эшләгән акчамны алдагы бик җаваплы уку елында имтиханнарга әзерләнү өчен тотачакмын. Гаилә бюджетына күпмедер файда китерүемә бик шатмын”, – ди Самир.
“Яшен” җәмгыятендә дә гимназия укучылары Инсаф Хәлилов, Артур Әхтәмҗанов, Азалия Фазылҗанова халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша теркәлеп хезмәт куялар. Азалия чәчәкләр үстерү, чүпләрен утау белән шөгыльләнсә, егетләр җәмгыятькә бүленгән урыннарда печән чабалар, шулай ук биләмәне тәртиптә тоту да аларга йөкләнгән.
“Укучылар барысы да үзләренә тапшырылган җаваплылыкны аңлап, эшне җиренә җиткереп башкаралар. Егетләргә көн саен хезмәт тәртипләре буенча инструктаж үткәрелә. Без алар хезмәтеннән канәгать. Биредә июль аенда да биш бала эшләячәк”, – ди “Яшен” җәмгыятенең кадрлар бүлеге хезмәткәре Гөлсинә Имаметдинова.
Узган ел да “Яшен”дә эшләгән Инсаф Хәлиловка биредәге тәртип яхшы таныш.
Улының кече яшьтән хезмәт сөючән булып үсүенә әнисе Ләйсән ханым да бик шат.
“Районыбызда укучыларга эшләргә мөмкинлек бирү балаларның үзләре өчен дә, әти-әниләргә дә бик зур файда. Өйдә телефонга төбәлеп вакыт уздырганчы, шөгыльле булулары бик яхшы. Эшләгән хезмәт хакларын алгач бик куаналар. Вакытны дөрес итеп бүлсәң, җәйге каникулда ял итәргә дә, акча эшләргә дә мөмкинлекләр җитәрлек”, –ди Ләйсән Хәлилова.
“Әллүки” балалар бакчасында да Динә Гаптелвәлиева, Нәргизә Газетдинова, Лиана Хәбирова, Миләүшә Баһавиева үзмәшгуль буларак бинаны җыештыру, чисталык тәэмин итү хезмәтен күрсәтәләр. Булачак хуҗабикәләргә һәрбер алган хезмәт кунекмәсе киләчәк тормышларында зур ярдәм итәчәк.
“Биредә 1 июньнән эшли башладым. Савыт-сабалар юам. Тузаннар сөртәм, урын-җирләрне алыштырам, идәннәрне тузансуырткыч белән чистартам. Миңа монда бик ошый. Балалар белән эшләү бик күңелле һәм кызыклы”, – ди Миләүшә Баһавиева.


Нет комментариев