Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“БАЛКЫШ” ХЕЗМӘТЛӘНДЕРӘ

“Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Инвалидлар ункөнлегендә физик мөмкинлеге чикле 45 кешене яшәү урынына барып хөрмәтләүне, “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына лекцияләр һәм Сатыш музеена экскурцияләр оештыруны планлаштыра. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Сәламәтлек мәктәбе” һәм “Урын өстендәгеләрне караучы мәктәбе” технологияләре буенча савыктыру физкультурасы чаралары программасы гамәлгә ашырыла.

Инвалидларга беркетелгән шәфкать туташлары аз хәрәкәтләнүчеләр белән физик күнегүләр комплексы  үткәрә. Бу  максаттан тернәкләндерүнең техник  чаралары да  актив  кулланыла. “Соңгы көннәрдә инвалидларның өендә булып, тормыш хәлләре белән таныштык,  күчтәнәчләр тапшырдык. Шулай ук өлкәннәрнең иминлеген  кайгырту максатыннан да эш алып барыла”,– ди социаль хезмәт күрсәтү  үзәгенең  бүлекчә   мөдире Суфия  Фатыйхова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев