Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балыкчылар кабат Чулманда

Һәр кешенең шөгыле була. Кемдер йотлыгып китап укый, кемдер телевизор эчендә яши, кемдер көне буе интернет челтәрендә утыра. Кайберәүләр уен автоматларын үз итә, кемнәрдер ат чабышларына, хоккейфутбол уеннарына мөкиббән китә.

Бу катлам кешеләренә хас бер уртаклык бар: алар барысы да кышкы суык көннәрдә боз өстендә балык тотып утыручыларны
да чирле кешеләргә саный. Бу язмам шул “чирлеләр” турында. Сентябрь ахырында үткәрелгән җәйге ярышларда алган уңай кичерешләр әле басылырга да өлгермәде, 9 декабрьдә Берсут бистәсе янында урнашкан Чулман елгасында Саба балыкчылары үзләренең чираттагы бәйгесен – боз астыннан балык тоту буенча район беренчелеген үткәрде. Бәйгедә катнашкан 82 балыкчы арасында Теләче, Кукмара районнарыннан килүчеләр булу да ярышның дәрәҗәсен үстерде. Иртәнге эңгер-меңгердә километрга сузылган колоннаның боз өстеннән баруларын карап торуы үзе бер хозурлык. Чөнки боз өстенә 82 өмет, шул кадәр үк ышаныч кереп бара иде. Газинур Вафин, Ильяс Әгъләмов, Алмаз Мөхәммәтшин, Анна Нигъмәтҗанова, Илнар Сөнгатуллин иганәчелегендәге ярыш күңелле шартларда үтте. Беренче минутлар бигрәк тә өметле иде. Боз өстенә кереп беренче тишкән лункадан ук судак балыгы чиртүе ул гел тәти торган бәхет түгел, аның кадерен белергә кирәк. Ләкин бәхет авыз чите белән генә елмайган булып чыкты, көн дәверендә тоткан 300-400 граммлы балыкларым 5тән артмады. Ике номинациягә бүленеп үткәрелгән ярыш ахырына якынлашты. Балыкчылар берәм-берәм боз өстеннән чыгып тоткан балыкларын бизмән белән үлчәп җиңүчеләрне ачыкладылар. Судак номинациясендә җиңүче Сабалы Марат Мәрданов 2500 сумлык ыслау җайланмасы белән бүләкләнде. Раиф Ибраһимовка – 2нче, Рамил Галимуллинга 3нче урын бирелде. Берш номинациясе буенча Шә мәрдәнле Раил Садыйковка тиңнәр бул мады. Икенче-өченче урыннарны Юлбаттан Ирек Төхвәтуллин, Те некидән Хәлим Габдрахманов яу лады. Җиңүчеләргә иганәчеләр бү ләк ләреннән тыш, район яшьләр эш ләре, спорт һәм туризм бүлегенең Мак тау грамоталары тапшырылды. Иң өлкән һәм иң яшь балыкчылар да истәлек бүләге алдылар. Балыкчылар үзләре дә җавапсыз калмадылар: тоткан балыкларын инвалидлар ункөнлеге уңаеннан хәйрия итеп Лесхоз инвалидлар-картлар йортына тапшырдылар. Иганәчеләргә зур рәхмәт һәм балыкчыларны Яңа ел каникулларында үтәчәк “коммерческий” ярышта көтеп калабыз. 

Хәниф Тимербаев,

оештыручы һәм хөкемдар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев