«Башлангыч сыйныфлар атналыгы»
Район яңалыклары

«Башлангыч сыйныфлар атналыгы»

Методик берләшмә планы нигезендә, Ә. А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-18 декабрь көннәрендә “ Башлангыч сыйныфлар атналыгы” үткәрелде.

Мондый атналыкларда катнашу укучыларга үзләренең интеллектуаль, физик сәләтләрен күрсәтергә, төрле яклап кызыксынучанлыкларын арттырырга ярдәм итә.

Атналык барышында мәктәп фойесында укучыларның эшләреннән “Яраткан  әкиятем”, “ Кыш”, “ Иң матур каллиграфик дөрес язучы” күзгзрмәләре оештырылды. Башлангыч сыйныф укытучылары “ Күңелле санау”, “ Кызыклы грамматика” , “ Укы, уйлан һәм сөйлә!”, конкурслары үткәрделәр. “Уйла, яз һәм тикшер” темасына үткәрелгән кроссвордлар, шарадалар, табышмакларны һәм кыш турында китапчык эшләүне балалар бик ошаттылар. “Башлангыч сыйныфлар атналыгы” иҗади, эшлекле атмосферада узды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев