«Белем бирү нәтиҗәләре Бердәм дәүләт имтиханнарында ачык күренә»
Иртәгә мәктәпләрдә Яңа уку елына старт бирелә. Яңа уку елы нинди үзгәрешләр белән башланып китәчәк, үтеп киткәненең нәтиҗәләре ничек? Бу хакта узган чәршәмбедә Саба мәдәният йортында 310 укытучы-тәрбияче катнашында сөйләштеләр.
Иң элек мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакировка сүз бирелеп, ул үзенең чыгышын алдагы уку елы проблемаларын ачыклауга һәм чишү юлларын табуга багышлады. Белем бирү нәтиҗәләре Бердәм дәүләт имтиханнарында ачык күренә. 2025 елда XI сыйныфны 141 укучы тәмамлап, барысы да аттестат алуга ирешкән. Чыгарылыш сыйныфларда 75 укучы математикадан имтиханны – профиль, 66сы база дәрәжәсендә тапшырган. Сайлап алу фәннәре буенча өстенлек җәмгыять белеменә бирелгән. Имтихан тоту каралган 11 предметның 9ы буенча нәтиҗәләр республика күрсәткечләреннән югары, физика һәм биология фәннәреннән түбән булган. Катлаулы сынау саналган математикадан –21, информатикадан 8 укучы югары балл җыйган. Укучылар санына карата процент нисбәтендә югары балл алучылар Эзмә, Югары Симет мәктәпләрендә күп. Шул ук вакытта төп дәүләт имтиханнары балаларга уку дәверендә дөрес билге куелмаганлыкны күрсәткән. Шуңа күрә балалар үзләренең реаль белем дәрәҗәсен бәяли алмаганнар. Сынау тестлары нәтиҗәләре дә әлеге укучыларның төп мәктәп курсы өчен белем бирү программасын үзләштерүләре шикле икәнлеген ачык күрсәтеп торган.
Бер укытучы да үзендә булганнан артык белем бирә алмый. Быел 126 педагогик хезмәткәр үз вазифасына туры килү буенча аттестация узган.
“Алар үзенең эш системасы турында тулы бер хисап язарга тиеш. Асылы – үзеңнең эшчәнлегеңне төрле яклап анализлау, казанышларны һәм үсеш юлларын ачыклау. Әгәр инде укытучы аттестация узудан баш тарта икән, бу, күп очракта, аның эшчәнлегенең нәтиҗәле булмавын аңлата. Сүземне укытучыларның квалификацион категорияләре турында дәвам итү, әлеге мәсьәлә кайбер мәктәпләр җитәкчелегендә нигә сорау тудырмый икән, дигән фикергә этәрә. Алар профессиональлек һәм компетенция дәрәҗәсен күрсәтә. Аттестация узу зур методик эш алып баруны аңлата”, – диде Илфат Шакиров.
Тагын бер мәсьәлә – аерым мәктәпләрдә профиль дәрәҗәдә укыту өчен предметлар сайланып та, әлеге фәннәрдән имтихан биргән укучыларның булмавы.
Әйтик, Шәмәрдән лицеенда 5 укучы информатика фәненнән сынау биргән. Әмма аларга профиль дәрәҗәсендә математика һәм җәмгыять белеме фәннәре укытылган. Кыскасы, 1 сентябрьдә районыбызның 4100дән артык укучысы парталар артына утырачак, шуларның 382се беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларга сыйфатлы белем бирүдә, һәр баланың үзенә генә хас сәләтен ачыклауда педагоглар алдында зур эшләр тора.
КИҢӘШМӘДӘ ИШЕТКӘННӘРДӘН:
2025 елның 1 сентябреннән 6-7 сыйныфларда җәмгыять белеме укытылмаячак. Аның урынына туган якны өйрәнү буенча дәресләр өстәләчәк.
Россиянең кайбер өлкәләрендә, шулай ук Чечня һәм Мордовиядә укучыларның үз-үзләрен тотышлары өчен билгеләр куела башлаячак. Әгәр бу пилот проекты уңышлы дип танылса, 2026 елның 1 сентябреннән башлап, үз-үзеңне тотышны бәяләү системасы барлык мәктәпләрдә кертеләчәк.
2025 елның 1 сентябреннән Россиянең кайбер төбәкләрендә бердәм Max цифрлы платформасын кертү башланачак, бу электрон көндәлек белән интеграцияләнгән мәктәп мессенджеры. Аның бурычы — мәктәп, ата-аналар, укучылар һәм укытучылар арасында аралашуның барлык каналларын бер урында җыю, коммуникацияне гадирәк, үтә күренмәлерәк һәм рәсмирәк итү.
Быелгы киңәшмәнең тантаналы өлеше алкышларга аеруча бай булды. Лаеклы ялга 5 ветеран озатылды, 30 яшь белгеч укытучылар сафына кабул ителде. Аннары сәхнәгә мәгариф өлкәсенә эшкә бүтән районнардан күченеп кайтучылар һәм башка оешмалардан килүчеләр чакырылды. “Республика районнары арасында безнең мәгариф иң яшь коллектив һәм иң кадерлесе дә – укытучы. Нинди тәкдимнәрегез бар, безгә караганда кайда яхшырак, әйтегез, без алардан ничек тә калышмабыз. Иң зур бурыч – балага һөнәри тәрбия бирү. Без аның эчтәлегенә керергә тырышабыз, әмма бик булдырып бетереп булмый. Бала 10 яшендә үзен табарга тиеш. Шуңарчы үскәч нинди һөнәр сайласын белмәсә, тормыш планнарында ялгышлыклар китә. Тәрбиядә уңышка сезнең тырышлык белән генә ирешеп була”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов бүләкләүләр алдыннан.
Киңәшмә башланганчы Ватанны саклаучылар елына багышланган һәм мәгариф оешмаларында алып барылган эшчәнлектә кулланылган күрсәтмә, дидактик материаллардан әзерләнгән күргәзмә эшләде. Соңыннан аны иң яхшы оештыручылар билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев