Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Безнең балалар иң актив һәм сәләтлеләре!”

Район мәдәният йортында “Без бергә” Милли халык иҗаты балалар фестивале гала- концерт узды.

Концертта  Балалар Иҗат үзәгенең һәм район мәктәпләренең өстәмә белем бирү берләшмәләрендә шөгыльләнеп төрле юнәлештә сәләтләрен үстерүче укучыларның  чыгышлары тәкъдим ителде. Концерт башланыр алдыннан фойеда Иҗат үзәгендә эшләүче түгәрәкләр эшчәнлеге буенча күргәзмә узды. Кул эшләре,  “Компьютер һәм мин” түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләрнең мастер-класслары күрсәтелде. “Бездә шөгыльләнүче  укучылар чын-чынлап иҗатка гашыйк балалар. Алар бик кызыксынучан, актив, сәләтле. Иҗат белән мавыккан баланың тискәре юлга керергә вакыты юк. Дәрестән соң эшчәнлек белән шөгыльләнгәндә балалар үз үзләрен табалар, үсәләр, эзләнәләр, җаваплылыкка да өйрәнәләр. Баланың уңышы иң беренче чиратта  сәләтеннән һәм үз тырышлыгыннан торса, янында ышанычлы таянычлары  сез- әти-әниләр һәм укытучы-остазлары булу да үсешенә зур ярдәм итә”- диде Балалар иҗат үзәге директоры Венера Хәбибрахманова, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. Концерт барышында  “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында җиңү яулаган укучылар да сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр. 10 номинация буенча узган фестивальнең иң яхшы чыгышлары да тамашачы хозурына тәкъдим ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев