Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнең чишмә бәллүр, гел килеп күр

Саба районында 170тән артык исемле чишмә бар.

Чишмәләрне чистарту, төзекләндерү һәм кадерләп тоту – саваплы эш. Байлар Сабасы елгаларында да көмештәй саф сулы чишмәләр күп. Алар күбесенчә тау арасыннан, йә ерганак итәгеннән бәреп чыккан. Тешләрне камаштырырлык салкын сулы кизләүләр үзләренең төрлелеге белән дә сок­ландыра. Сулары да төрлечә: уртача, салмак, челтерәп ага. Изге күңелле кешеләр чишмәләрне төзекләндереп тора. Элеккеге хезмәттәшебездән Өме (Өмә) елгасында бу саваплы эшкә Раил Нигъмәтҗанов белән Илшат Мөхәммәтшинның алынуы турында ишеткәч, барып күрергә булдык. Алар эш коралларын, цемент, ПГС, такта-калайларны үзләренең алып килгәннәр. Чишмәнең улагын ярты метр чамасы алгарак күчереп, су җыела торган урынны киңәйткәннәр-тирәнәйткәннәр. Кайчандыр бу урында су саркып кына чыккан булган. Казыгач-чокырлагач, кыйблага карап агучы кизләү барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев