Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Безнең ишегалды” программасы дәвам итәчәк

Йорт яны территорияләренә ямь керткән “Безнең ишегалды” Президент программасы 2022 елда да дәвам итәчәк. Татарстанда меңнән дә ким булмаган күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла. Бюджет 2021 ел дәрәҗәсендә калачак. Быел безнең районда Байлар Сабасында, Шәмәрдәндә, Иске Икшермә авылында барысы 7 ишегалды тәртипкә китерелгән иде. Әлеге максатларга 8 миллион сумга якын акча тотылды. 2022 елда районда 16 күпфатирлы йорт яны территориясен үз эченә алган 8 ишегалды тәртипкә китереләчәк.

Шуларның дүртесе – Шәмәрдәндә, берсе – Лесхозда, калганнары район үзәгендә. Аларда балалар мәйданчыгын төзекләндерү, машина кую урыннарын киңәйтү, яктырткыч баганалар санын арттыру, тротуарларны камилләштерү һәм торак милекчеләре тәкъдим иткән башка төзекләндерү эшләре күздә тотыла.

"Халык белән фикерләшүләр булды. Эш башлаганда йортларда яшәүчеләрнең тәкъдимнәре моңарчы исәпкә алынып барды, 2022 елда да эш шушы тәртиптә оештырылачак”,– диде “Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге” идарәче компаниясе директоры Айдар Шәйхетдинов.

 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев