Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Безнекеләр Ижау сабантуенда

Чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез янында

     Саба районы делегациясе 29 июньдә Ижау ипподромында уздырылган Сабантуенда  катнашты. Бәйрәмгә шәһәрнең барлык  милләт  вәкилләре  җыелган  иде. Аларны Ижевск башлыгы Дмитрий Чистяков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, Удмуртия Республикасы мәдәният министры Владимир Соловьев сәламләде. Район делегациясе составындагы  Шекше мәдәният  йорты мөдире Ләйсән Хисмәтова оештырган “Милли остаханә” аерым  мәйданчыкта баш  киемнәренә бизәкләр төшерү буенча  мастер-класс үткәрде. Моның белән шәһәр мэры да кызыксынып китеп, кулына маркер алды. "Ижевск Россиянең күп кенә шәһәрләреннән безнең милли бәйрәмнәрне ихластан, чын күңелдән, үзебезнеке кебек билгеләп үтүебез белән аерыла. Бүген биредә бөек татар халкының бөтен вәкилләре дә булмаса да, без һәрвакыт бергә, бердәм. Бу милли багланышлар шулкадәр үрелгән ки, үзеңне Сабантуйда – татар, Герберда удмурт итеп тою җиңел”, – диде ул.

  Лесхозның “Мәхәллә” иҗат даирәсе “Саба бизәкләре” проекты  кысаларында савыт-сабаларны бизәү, Мамалай  авыл клубы хезмәткәрләре алка-муенса ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Яшь ижаулылар шулай ук традицион хатын-кыз баш киеме калфак тегәргә, тасма һәм җепләрдән беләзекләр үрергә өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев