Бүген районда яшәүче Үзбәкстан гражданнары Ватаннары Президенты өчен тавыш бирделәр
Билгеле булганча, 2021 елның 24 октябрендә Үзбәкстан Республикасында президент сайлаулары үткәреләчәк.
Билгеле булганча, 2021 елның 24 октябрендә Үзбәкстан Республикасында президент сайлаулары үткәреләчәк. Шул уңайдан Татарстанда да республикабызда яшәүче Үзбәкстан гражданнарына үз илләренең Президенты вазифасына үзләре теләгән кандидатлар өчен алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Әлеге мөһим мөһим чарадан районда яшәүче үзбәкләр дә читтә калмады. Алар өчен район мәдәният йортында сайлау участогы төзелде һәм алар бүген Президент сайлауларында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. Тавыш бирергә Термез шәһәреннән күченеп, 7 ел Чәбки Саба авылында яшәүче Ойбек Җамолов та килгән иде. Гаилә башлыгы үзе КФХда эшли, тормыш иптәше белән 2 бала үстерәләр. Тормыш шартларыннан канәгатьләр. Кукмарадан тавыш бирергә килгән Мансур Хөсәенов Татарстанда инде 13 ел яши, тегү фабрикасында эшли. Саф татар телендә сөйләшергә өйрәнгән. Алдан тавыш бирү тыныч, саклык чараларының үтәлүе шартларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев