Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әбиемнең сандыгы” дип исемләнгән халык кул эшләнмәләре күргәзмәсе

6 апрель көнне Туктар авыл клубы һәм китапханәсе “Әбиемнең сандыгы” дип исемләнгән халык кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырды. Чарада катнашучыларны йон җегерләп утыручы әби каршы алды. Клуб мөдире һәм китапханәче сандыктагы хәзинәләр һәм кул эшләнмәләре белән таныштырдылар. Милләтебезнең төсе булган сөлгеләре, яулыклары, ашъяулыклары һәм башка чигелгән кул эшләнмәләре турында сөйләнде.

Һәрберсенә аерым туктап аларның тарихын һәм кулланышлары хакында сөйләштек. Укучылар бик кызыксынып, ә инде өлкәннәребез үзләренең хатирәләрен яңартып тыңладылар.

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев