Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Битум күлдәвеге чистарды

Шәмәрдәндә «Экология» милли проекты буенча нефть продуктлары белән пычранган җирләрне чистару эшләренең соңгы этабы төгәлләнде. Әлеге киң колачлы эш быел җәй башында старт алган иде. Бу Татарстанда «Чиста ил» федераль проекты буенча эш алып барылган беренче объект буларак та әһәмиятле. Шушы көннәрдә биләмәне махсус комиссия карап, башкарылганнарга уңай бәя бирде.

undefined

“Шәмәрдәннең төньяк-көнбатышындагы бу биләмә иң ямьсез, ташландык урын иде. Биредә эшләр ике циклда: техник һәм биологик этапта алып барылды. Иң элек рекультивация эшләре үткәрелде, 7,5 мең куб.м пычранган грунт алынып, утильләштерүгә тапшырылды, биләмә 1600 кубометр битум калдыкларыннан чистартылды. Алдагы этапта чиста грунт кертелеп, туфракка чирәм чәчелде. Биләмәгә 78 төп агач, 180 төп куаклар да утыртылды. Планлаштырганнарны 100 процентка үти алдык, - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә “Трейд металл” фирмасының зарарланган җирләрне рекультивацияләү буенча проект җитәкчесе Артем Мельник.

undefined

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев