Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәхет тулы иде йортыбыз...

(әтиемә мәрсия. 2018 елның 20 августы көнне Тимершык авылында яшәүче әтиебез Хантимеров Шаһинур 62 яшендә яман шеш авыруыннан үлеп китте)

Туган көнең җитә, әти.... Тик быел бу бәйрәмне синнән башка каршы алу гына үзәкләрне өзә. Бик сагынабыз сине Әти. Әни ничек түзә торгандыр??? Үз хәлен үзе генә белә торгандыр инде. Безне борчымаска теләп кенә сиздермидер. Менә 8 ай инде ул өй белән синен каберең арасында яши. Дөресрәге, синсез яшәргә өйрәнергә тырыша.

Сиңа 26 апрель көнне 63 яшь тулган булыр иде. Үзебезчә тыйнак кына итеп 63 яшең тулуын билгеләп үткән булыр идек Әти. 4 бала гаиләсе, 11 онык җыелышып өйне шаулаткан булыр идек. Оныкларыңны да бик ярата идең шул син. Һәр оныгың тууын шатланып көтеп ала идең...Алар да синең яратуыңны тойгандыр инде, “Тимершык бабайга” барабыз дип ашкынып торалар иде. Иде...иде.. Синең юклыгыңа күңел һаман ышанмаса да, барысы турында да хәзер иде дип үткән заманда сөйләргә туры килә. Каян килеп чыкты соң бу Яман чир дигәннәре? 2 ай эчендә сине бездән аерып алып китеп тә барды. Мәңгелеккә китттең Әти... Үләрмен дигән уй башыңа да кереп чыкмагандыр... Яшисең килә иде бит.. Безнең дә бик тә яшәтәсе килә иде. Шуңа күрә бу көн килү барыбыз өчен дә аяз көнне яшен суккан кебек булды... Бәхет тулы иде йортыбыз... Бар ямьне, җылылыкны үзең белән алып киттең Әти...

Әле ярый йортта Әниебез яши. Аллага шөкер ул исән-сау. Әни янына кайтабыз, киләбез... Һаман да Син дә кире  кайтмадыңмы икән дип шунда ашкынабыз. Теге дөньядан юллар булмаганын белсәк тә, Син ул юлны табып кайтырсың кебек. Чөнки син түзеп ята торган кеше түгел иден. Бигрәк кайнар, кызу холыклы, тынгысыз кеше иден бит... Тик кайтмыйсын.... Син дә ятып тора аласың икән?        Төшләргә дә бик сирәк керәсең ичмасам. Сине төштә күрсәк тә, ул көн бәйрәм шикелле үтә.

Мәетнең төшкә кермәвен хәерлегә юрыйлар икән. Димәк, ул тыныч ята диләр. Син дә оҗмаһның түрләрендә тынычлап ятасыңдыр, Әти. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Бер кешегә дә авырлык китерә белми торган изге күңелле кеше идең бит син. Безнең догаларыбызны да Ходай синең рухыңа кабул итеп алгандыр.

....Бер күрергә тилмерәм...

Бу җыр сүзләрен яшь чакта мәхәббәтән янган егет белән кызның бер берсенә әйткән сүзләре дип уйлый идем. Юк, ул чакта бу сүзләр ниндидер бер каприз буларак кына әйтелгән икән. Бу сүзләрнең чын мәгънәсен, ачысын якын кешеңне мәңгелеккә югалткач кына аңлыйсың икән. Бер күрергә тилмерәбез сине, Әти. Бик сагынабыз.... Тыныч йокла Әти. Авыр туфракларың җиңел булсын. Безгә хәер – догада, риза булып ят...  

Айгөл Димөхәммәтова, Байлар Сабасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев