Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүләкләр уйнаттык

Алдан вәгъдә иткәнебезчә, бүген, җомга көнне «Саба таңнары» газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Ул 9.30 сәгатьтә башланып, инстаграмда турыдан-туры эфирда алып барылды. Барлыгы 350 квитанция кабул итеп алынып, алар арасында бәхетле отыш ияләре булып түбәндәге абунәчеләребез танылды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең махсус бүләкләренә – 1әр капчык шикәр комына ия булучылар:

1) Сафиуллина, Байлар Сабасы, Комаров урамы, 8 йорт.

2) Рәсимә Нәҗмиева, Чәбия-Чүрчи авылы, Ә. Кәримуллин урамы, 18 йорт.

3) Фәрит Шиһабиев, Байлар Сабасы, Хаҗиев урамы, 21 йорт.

1 капчык он (25 кг) – Илһамия Шәмсетдинова, (Байлар Сабасы, Гагарин урамы, 25/2 йорт.)

Спонсорыбыз - Сабадагы «Хайтек» instagram.com/hitech_magazin/ кибете бүләкләре:

Хатын-кызлар өчен велосипед – Минҗамал Ибраһимова, (Байлар Сабасы, Мотыйгуллин урамы, 12 йорт.)

Ир-атлар өчен велосипед – Әнисә Сафина (Кызыл Мишә авылы) бәхетенә елмайды.

Бүләкләр откан абунәчеләребезне ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә «Саба таңнары» газетасы белән бергә һәм бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X