Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәрәңге утыртыр чак

Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалык­ларда эшнең кызган чагы.

Быел “икенче икмәк” районда 198 гектарда игеләчәк. Шуның 180 гектары “Саба” җәмгыятенең “Мичән” һәм “Сатыш” бригадаларында,  калганы крестьян-фермер хуҗалыкларында. “Мичән”нең үзендә бу культураны 50 гектар утырту планлаштырылган. “Моның өчен безгә 4-5 көн вакыт кирәк булачак. Түбән Шытсудан  килгән механизатор Йосыф Галимов 19 майда эшкә  кереште.  Ярты  көнгә 9 гектардан артык бәрәңге  утыртты. Чәчкечкә Нияз Миңнебаев белән Айнур Фазылов хезмәт күрсәтә. Бәрәңгене Кызыл Мишәдән һәм Урта Сабадан Альберт Хәйруллин,  Илнар Низамиев, Илшат Нуриев, Раил Ногманов ташып тора. Былтыр “Ред леди”дан  150 шәр центнер гына   уңыш алдык. Быел  күбрәккә  өмет итәбез”,– ди бригада агрономы Азат Галимуллин. Бу максаттан чәчү әйләнеше 200 гектарлы басуда  кулланыла. Туфракта җитәрлек   күләмдә фосфорит оны  керткәннәр.  Бүлбеләрне төрле корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртүгә тиешле әһәмият бирелгән, орлыклык бәрәңгене яровойлаштырып кына утырталар. Берничә мәртәбә тирәнтен  эшкәртү  алымы  кулланылгач, туфрак та көл  шикелле йомшарган. Бәрәңгене ел килешенә карап ясалма  сугарырга да планлаштырганнар. Моның  өчен су сиптерү җиһазларын тәртипкә китерергә кирәк булачак. Чәчү әйләнешенә кергән басуның 150 гектарында  Рәис Тимуршин белән Ленар Сибгатов кукуруз чәчүне төгәлләп  килә. Шулай ук язгы бодайны аммиак  селит­расы белән тукландыру эшенә дә  керешкәннәр.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев