Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бүген юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көне

СССРның Дәүләт автомобиль инспекциясе (хәзер ГИБДД) 1936 елда оешкан. Россиядә аны һәр елның 3 июлендә профессиональ бәйрәм итеп үткәреп киләләр. СССР вакытында 1 гыйнварның 1961 елыннан бердәм юл йөрү кагыйдәләре гамәлгә кертелгән.

  ГИБДД хезмәткәрләре юллар иминлеге, кеше гомере сагында торалар. Нинди һава торышы, бәйрәм, ял булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хезмәт урынында алар. Юлларда тәртипне күзәтеп тору, юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга оператив рәвештә килеп җитү, руль артында исерек машина йөртүчеләрне туктату да алар җаваплылыгында. Юлга чыгучылар барасы җирләренә исән- сау барып җитсеннәр, өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар өчен алар көне-төне кизү тора. Кешеләргә игелек өләшүче бу һөнәр ияләренә нык сәламәтлек, авыр, җаваплы хезмәтләрендә зур уңышлар, тыныч, имин, тормыш телибез. Гел шулай халык рәхмәтен ишетеп, машина йөртүчеләргә хәерле юллар теләп кенә эшләргә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев