Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген райондашыбыз Камил Галимҗанов белән хушлаштылар

Җәмәгать эшлеклесе, сәхнә ветераны, «Өлкәннәр» клубының актив әгъзасы 86нчы яшендә бакыйлыкка күчте.

 «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль Камиль абый тормышына туры килеп тора кебек. Ул яшәү дәверендә тракторист та, шофёр да, зоотехник та, төзүче-инженер да, пекарняда директор да,  спортсмен-тренер да булган кеше. Районыбыздагы бию сәнгате башында да ул торган. Һәр һөнәрне зур кызыксынучанлык белән үзләштергән.  2022 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен спортта хоккей, туплы хоккей, шорт-трек төрләре буенча тренерлык уңышлары өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан  “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән, күпсанлы медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 

 Мәрхүмне озатырга күпсанлы дуслары, фикердәшләре килде. Мәрхүм Сабаның көнчыгыш ягындагы яңа зиратында җирләнде.

Урының оҗмахта булсын, Камил абый!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев