Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба таңнары» редакциясе нәни кунакларны кабул итте

«Балаһөнәр» муниципаль программасы кысаларында районыбызда мәктәп укучылары өчен хезмәт урыннарына экскурсияләр оештырылды

  Редакциябездә эш сәгатьләре бүген  нәни кунакларны кабул итү белән башланды. Башта экскурсиягә Сабаның сәләтле балалар мәктәбенең 4б сыйныф  укучылары килде. Газетабызның чыккан вакыты, беренче саннары, хәбәрчеләре һәм шул чордагы газета чыгару эшенә бәйле вакыйгалар белән газетабыз мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов таныштырды. Газетабызның "Матбугат музее"  һәм журналистларның эшчәнлеге, газетаның чыгару тәртипләре турында журналист Илмира Галимуллина сөйләде. Кыскасы, балалар яңалыклар үзәгендә кайнаган апа-абыйлар белән аралаштылар,  хәтта  фотожурналист та булып карадылар – цифрлы фотоаппаратка төшергән фотолардан газета макеты ясап, газетаның бер әзер полосасын истәлеккә алып киттеләр. Редакциябез буенча шундый ук  сәяхәт Сабаның сәләтле балалар мәктәбенең 4 а сыйныфы  һәм Саба урта мәктәбе  укучылары белән дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев