Бүген Сабада тарихчы Рәйсә Сираҗиева яшәгән йортка истәлек тактасы куелды
Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева 20 елга якын хезмәт юлын изге эшкә – Саба ягы тарихын барлау, музейлар эшенә багышлаган. Шуның 8 елы Саба урта мәктәбе, 14 елы район үзәгендә урнашкан туган якны өйрәнү музеенда узган.
Районыбызның туган якны өйрәнү музееның нигезен нәкъ менә Рәйсә апа Сираҗиева туплаган экспонатлар тәшкил итә. Чөнки музей фондындагы өч меңнән артык экспонат аның көче белән табылган һәм аның музей оештыруын белеп, сабалылар кадерле ядькәрләрен үзләре китереп тапшырган. Тарихчы һәрберсе турында тулы мәгълүмат язып калдырган. Рәйсә Бәдретдин кызының Сабабызның үткәне турында нинди зур хәзинә туплап калдыруын үз чыгышында район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин да билгеләп үтте, аның турында истәлекләре белән тарихчылар – археолог, «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов, Юлбат авылыннан тарихчы Илдар Сафин, хезмәттәше, күршесе Дания Шиһапова, укучысы Гүзәлия Дәүләтшина искә алдылар. Элмә тактадан ак җәймәне төшергәч, тарихчы истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннары халык зиратка юнәлде. Рәйсә Бәдретдин кызы каберенә тере чәчәкләр салдылар, рухына багышлап дога кылдылар.
Тантанадан тулырак язманы “Саба таңнары” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев