Булганнарга бәрәкәт килә,  уңганнарга уңыш ышанычлы юлдаш була
Район яңалыклары

Булганнарга бәрәкәт килә, уңганнарга уңыш ышанычлы юлдаш була

Сәхифәбез “Саба” җәмгыятенең “Мичән” бүлекчәсенә багышлана

Күмәкләштерү чорында Иске Мичән авылында «Кызыл Йолдыз-I» колхозы төзелә, аның беренче рәисе булып Х. Хуҗиәхмәтов эшли. 1930 елда хуҗалыкка «Искра» исеме бирелә. 1959 елдан башлап авылда Тукай исемендәге колхоз эшләп килә, аның үзәк утары Иске Мичәндә урнаша. Әлеге хуҗалык составына Бакшанды, Керәнне һәм Яңа Мичән авыллары да керә.

2000 елда колхоз шул ук исемдәге күмәк предприятиегә әверелә, 2003 елдан крестьян-фермер хуҗалыгы буларак эшен дәвам итә. 2008 елда ул «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Мичән» бүлекчәсе составына кертелә. Ә 2009 елдан бүлекчәгә Тимершык бригадасы да кушыла.

Җитәкче сүзе  

Рамил Шәймәрданов:

“Хәзерге көндә элекке Тукай исемендәге колхоз һәм «Тимершык» предприятиесе җирләрен берләштергән «Мичән» бүлекчәсе сөрү мәйданнары буенча райондагы хуҗалыклар арасында икенче урында тора. Хуҗалыкта 1100дән артык савым сыеры асрала, ә мөгезле эре терлекләр саны 1685 башка җитә. Барлыгы 6200 гектар сөрү җире файдаланыла.

Узган хисап чоры күр­сәт­кечләренә тукталып китсәк, 2025 ел игенчелек тармагы өчен уңышлы булды. Бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектарыннан 31,7, барлыгы 83697 центнер ашлык суктырып алынды. Җитештерүнең үзкыйммәте кимеде. Терлекләргә 2024 елдагыдан сенаж –1,8, силос 1,1 тапкыр  күбрәк әзерләнде. Игенчеләребез былтыр көзге, быелга  чыккач  язгы  кыр эшләрендә  сынатмады. Елның бер  көне  ел туйдыра дигәндәй, сынауны күпьеллыкларны тырмалаудан башлап, ашлама кертеп, уҗымнарны тамырдан тукландырып, агротехник чараларны вакытында башкара алдык. Инде  кузаклы-бөртекле культураларны чәчеп бетереп, икенче  икмәк – бәрәңгегә җир әзерлибез. Кукурузның орлыкка дигән сортларын чәчүне төгәлләп, силоска каралган мәйданнарда эш бара.  Тармакта табыш алу нияте белән техник культуралар да чәчтек.

Терлекчелектә 2025 елны сыер­ларның продуктлылыгын арт­­ты­­рып тәмамлаган идек. Әмма хисап  чоры  сату бәяләре төшә баруы белән характерланды һәм финанс күрсәткечләренә нык тискәре йогынты ясады. Керемнәрнең кимүенә китерде.  Былтыр сөт бәяләре  49  сум 50 тиен булса, май аенда 34 сум 59 тиенгә калды. Җитештерүдә дә күпмедер чигенеш күзәтелде. Мичән бригадасында берникадәр  минуска эшләсәк тә, Тимершык фермасында былтыргыга караганда 101 тоннага күбрәк  сөт савылды. Ит  җитештерүдә былтыргы күрсәткечләрне саклап кала алдык. Бозаулардан тәүлеклек  артым  алуны 1000 граммнан арттыру бурычы  куелды.  Хәзерге  вакытта үсеш 930-950 грамм тәшкил итә. Мул продукция җитештерү өчен беренче чиратта яхшы сыйфатлы сенаж һәм силос кирәк. Финанс кыенлыклары шартларында читтән сатып алына торган  терлек азыгы күләмен киметеп, үзебез үстергәнен күбрәк куллану максатка  ярашлы булачак. Тимершык һәм Мичән бригадаларында күпьеллык үлән мәйданнары 1962 гектар тәшкил итә. Күләмгә игътибар итмичә, сыйфатка төп басымны ясап, югары протеинлы сенаж әзерләргә кирәк. 

Барыбызга да бердәм булып үсемлекләрне тәрбияләү һәм урып-җыю эшләрен югалтусыз, хәвеф-хәтәрсез башкарырга язсын. Игенче-механизаторлар маң­гай тирен тамызын әзерләнгән азыктан югары сыйфатлы күп күләмдә сөт җитештерү планнары белән яшибез”.

Игенчеләр янында

Хәзер яланнарның яз фасылында гына була торган иң матур чагы. Уҗымнар инде куе яшел төс алган, сабан ашлыклары да  яшәреп  килә. Туган ягына соклану хисләренә тирән бирелгәннәр генә аңлый  алырлык  манзара. Мичән бригадасы кырларында йөргәндә дә “Туган  ягым, рәхмәт сиңа” ретро җырындагы

“Иксез-чиксез киң басулар,

Аксыл яшел дулкын кага,

Исең китәр, карап торсаң,

Булганмы дип монда дала…”

дигән тәэсирләндергеч юллар искә килеп, күңелне ярга каккан дулкындай айкап алгандай итте. Галиҗәнап игенче  хезмәте барлыкка килмәсә, мондый хозурлыкка тиенеп булыр идеме икән? Мөгаен, юктыр. Киң һәм иркен икән Мичән хуҗалыгы җирләре. Өч мең гектардан артык диделәр. Башта агроном Азат Галимуллин безне тасмадай юллар буйлап Керәнне ягындагы басуга  алып  килде.  Биредә  Айдар Галимуллин “ДТ-75” тракторы белән уҗымнар мәйданына  ашлама кертә иде. Аммиак селитрасы, ягъни нитрат аммоние. Гектарына 1,5 центнер исәбеннән. Үсемлекләрне  тартып дигәндәй үстерә ул. Без бәләкәй  чакларда колга буйлы кешеләргә, аммиак  селитрасына ятып йокладыңмы әллә, диләр  иде. Быел катлаулы  икътисадый  вәзгыятьтә  минераль ашламаны  куллану  чикләнде. Бәяләр тешли, әмма ансыз да барып  чыкмый. Айдар Галимуллин – бик тәҗрибәле механизатор. Хезмәт  стажы 30  елдан  артык (алай гына булса, дип тә куйды  үзе). СЗП-3,6  чәчкечен дә үзе ремонтлап  чыккан.  Май башыннан  алып, уҗымнарны, күпьеллыкларны  ашлый. Башта “ГАЗ-53” машинасында, аннары “СК-5” комбайнында эшләгән. Хәзер дизель тракторында. Бу техниканы йөртүчегә, Алла ярдәм бирсен дияргә  генә кала. “ДТ-75” руле артына утырган, дип тә  язып  булмый бит  аның турында. Чөнки аның руле юк, рычаглар гына. “Эшләргә  кеше калмады да, җитәкчеләр, син утырмыйсыңмы соң, дигәч, тыңладым инде", – диде Айдар үзе бу хакта. Механизаторга Айнур Фазылов,  Рөстәм Нигъмәтҗанов, Айдар Нургалиев, Тәлгать Байназаров булыша. Ашламаны кырга чыгарып, чәчкечкә  салып торырга  кирәк. Тырышка  эш  карышмый, хезмәт нәтиҗәләре  көзен  күренәчәк.  Эшләре  авыр булса да, зарланган кеше юк. Ирләргә хас сыйфатмени ул эчеңдәгене тышка чыгару. Тәнкыйтьләргә, үз фикереңне әйтергә беркем дә тыймый, анысы. Мәсәлән, сөйләшү барышында  Рөстәм Нигъмәтҗанов “Саба таңнары” газетасында авыл хуҗалыгы темасына язмаларның сирәк бирелүе турында әйтеп куйды. “Аз язасыз, баш­ка хуҗалыкларда безнең кебек  ке­ш­е­ләрнең ничек эшләгәннәрен атна  са­ен беләсе килә. Игенченең  сканвордлар чишеп утырырга вакыты юк”, – диде  ул.

Баш  өсте, кырлар хуҗасы,   бу  санда  ук ялгышны төзәтәбез  (сводкага  кара).     

Кыр эшләренең  уңышы игенченең тырыш  хезмәтенә бәйле. Алар язның беренче көннәреннән алып көзге уңыш җыеп алынганчы басу-кырларда армый-талмый хезмәт куя. Чәчү вакытында һәр көннең, хәтта һәр сәгатьнең дә кадерен беләләр. Техниканың төзек булуы, эшнең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуы нәкъ менә механизаторларның осталыгынннан то­ра.

Икенче тукталыш

 Өченче тукталышны ясар өчен Иске Мичән, Яңа Мичән авыллары  аша узып, Кызыл Мишә авылына  якын  кырга  кадәр  бардык.  Юлда гына да 15-20 минутлап  вакыт узгандыр.  Биредә 200 гектарлы мәйданда кырлар патшасы  кукуруз хуҗа булачак. Бөртеккә дигәне,  “Агата” сорты. Орлыкның  тиз дым җыюы гибридка безнең өлкәләрдә бөртеккә өлгерергә мөмкинлек тудыра. “Мичән” җәмгыятендә кукуруз 850 гектарда игеләчәк. Быел мәйданнар шактый арттырылган. Шуның  400 гектары Мичән ягында. Эшне 2025 елда районның баш батыры Ленар Сибгатовка ышанып тапшырганнар. Ул “МТЗ-1221” тракторына тагылган 2006 елгы “Massey Ferguson” чәчкеченең җитештерүчәнлеген 13 елдан бирле  уңышлы тәэмин итә. Адашы Ленар Фатыйхов аңа ашлама, Саба аграр көллиятендә механик белгечлеге  алган  яшь егет Фирзәр Исламов орлык  чыгарып тора.  Фаил Таҗиев чәчкеч өчен җавап бирә. Бердәмлек күрсәтәләр, бер-берсенә тоткарлык  китермиләр. Тимершык егете Ленар Сибгатов белән урып-җыю вакытында һәм бәрәңге  алганда да ел саен диярлек очрашабыз. Былтыр “Акрос-585” комбайнында 21428 центнер  ашлык  суктырган иде. Быел да күрсәткечен тагын да арттырсын, бар күңелләре белән  җиргә береккән игенчеләр турында, булдыралар бит, дип горурланып язарга  язсын.

Хуҗалык соңгы елларда беренче тапкыр 317 гектарда рапс культурасы да  чәчкән. Чәчү әйләнеше игенчелек тармагының рентабельлелеген тагын да күтәрү максатыннан үзгәртелә. Уңдырышлы җәй булсын.

Сөт нечкә җирдән чыга

Яңа Мичән үрен төшүгә, Мишә елгасы күперен  чыгып,  сулга борылганнан  соң, бетон плитә түшәлгән  юлдан  азрак баргач,  сезне тау итәгендәге сөтчелек комплексы  каршы  алыр. Туристик маршрут сызуым түгел, әмма бу четерекле заманда терлекчеләрнең хезмәте белән танышу кемгә дә зыян итмәс. Карантин югында дип әйтүем. Шәһәрдәгеләр арасында, авылда  сөтне  краннан гына  агызып  алалар, дип  уйлаучылар да бар бит.  Икмәк тә кыр кебек түтәлдә генә үсми. Ай-һай,  күп  хезмәт  кирәк  аларны табынга  куярлык хәлгә китерү өчен. Күрерләр  иде ничек эшләгәннәрен! Хәзерге буын ферма эшчәннәре кайчандыр әниләренә ияреп барып, алар үрнәгендә терлекче,  сыер  савучы булып  киткәннәр бит. Кул  көченең   күп  кирәк булуы да куркытмаган. Хәзер алай  ук түгел. 2009 елда  Яңа  Мичән  фермасында да “Елочка” тибындагы 24  урынлы  “Делаваль” җиһазы  куелганнан соң эшләр  җиңеләеп  китә.  Һәрхәлдә саву аппаратын  сыер  имчәгенә 90 градуска бил бөгеп каптырасы түгел. Әмма барыбер иртә торасы.  Беренче  сменага  килгән Лилия Хәйруллина, мәсәлән,  сәгать 4нче  яртыда  аяк  өсте булган.  Ул кулдашы Ахрор Ахмедов белән 400дән  артык  сыер сава. Аны вахта машинасы Иске Мичәннән алып килә. Оператор Дамир Әхәтов аппаратларны  тикшергәннән соң, беренче төркем сыерларны залга кертә һәм “Делаваль”не кабызып,  фильтр  куеп, савымга  старт бирә. Үткәргечләр буйлап ап-ак җылы сөт ага башлый. “Менә шуны  күреп күңел  күтәрелә инде. Мин 2004 елларда  айгыр белән бозауларга  азык  керткән хатын-кыз. Бер дә  куркып тормадым. Атым “Девятка”  кушаматлы иде. Хәзер таҗик милләтендәге Ахрор Ахмедов белән сыер савам. Ул да тиз  өйрәнде.  Икенче  сменага Фидания  Мирзина белән  Сания  Вәлиуллина, кичкә Алинә Шәйхетдинова һәм Нисо Хушева   килә. Барлык таләпләрне дә үтибез, бер-беребезгә  салынмыйбыз.  Хезмәт җимеше уртак,  күрсәткечләребез әллә ни  аерылмый да”, – диде  Лилия Хәйруллина. Ул быел беренче  кварталда  һәр  сыердан 2112 центнер  сөт савып  алган. “Фермада  22 терлекче эшли. Барысы 1374 баш терлек бар, 520  сыерның 408е  савыла, калганнары  бозаулар, таналар, үгезләр. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә, бер башка 48  килограммнан  30 литр  сөткә исәпләнеп бирелә. Әмма  соңгарак  калып  салынуы сәбәпле,  сенажның туклыклылыгы бераз  төшеп  китте. Ит җитештерү,  бозаулардан тәүлеклек  артым  алу   күрсәткечләре  яхшырды. Уртак эшкә  Керәнне авылындагы торакта 270ләп  үгез симертүче Гөлшат һәм Адел Зариповлар, Римма һәм Айрат Галимуллиннарның да зур өлеше  керә. Гомумән,   ферма буенча терлекчеләргә кытлык юк диясе килә. Тажикстаннан тагын бер гаилә килергә тели,  яшәү урыны мәсьәләсен хәл итәсе генә бар. Шулай да белгечләр җитми. Үзем ферма мөдире дә, ветеринар да, берәр  җиһаз  ватылса, электрик та булырга  туры килә”, – диде зоотехник Ранур Баһавиев.

Тимершык фермасында сыерлар бәйдә килеш үткәргечкә савыла. Шулай да бер торакка реконструкция  ясалганнан соң үзенә күрә алга китешкә ирешелгән. Заманчалаштырылган. Ул залга кертелгәч, сыерлар пьедесталга менеп баскан шикелле күренә. Бу яңалык әле бер ел элек кенә кертелгән. “Болай, әлбәттә,   күпкә җиңелрәк. Берьюлы 9 сыер  керә ала, барысы 120 сөтлебикәм бар.  Шуларны иртән,  көндез, кич савам да, иртәгә  ял итәм. Икенче көнне Наилә Нургаязова килә. Менә шулай бер-беребезне алыштырабыз. Эштән туйган юк”, – диде 27 ел сыер савучы Гөлнур Миңнебаева. Ул үзе Әлки районы кызы. Казанда эшләгәндә Кызыл Мишә егете белән  танышкан да,  кияүгә чыгып, авылга кайткан. “Язмыш йөртә адәм баласын. Егете яхшы булгандыр инде. Бер дә үкенмим”, – дип дәвам итте Гөлнур.

Хәзерге вакытта Тимершык  фермасыннан кабул итү пунктына көн саен 4 тонна сөт озатыла. Гөлнур Миннебаева быел 971,7 центнер сөт сауган, бер сыерга 2370 килограмм туры килә.

Агитбригада кырга чыкты.

Саба мәдәният йорты агитбригадасы Мичән хуҗалыгы уңганнары  янына кырга чыкты. Алар игенчеләр белән очрашты. Гармун моңнары кыр өстенә таралды, күңелләргә дәрт өстәде. Игенче-механизаторлар агитбригада чыгышын зур кызыксыну белән карады, кул чапты. Шушы чыгышлар илне туендыручыларның рухын күтәрде, аларны тагын да нәтиҗәлерәк  хезмәткә рухландырды. «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенә йөрүче Мөдәррис Якупов, Ренат Шамилов, Фирдәвес Нәзирова үзләре дә элекке авыл хезмәтчәннәре. Агитбригаданы туплаучы Хәниф Тимербаев юкка гына аларга тукталмагандыр. Мөдәррис Якупов 40 ел машина йөрткән, Фирдәвес ханым сыерлар  сауган, ашханәдә игенчеләргә тәмле  ашлар пешергән, Ренат Шамилов совхозда партком секретаре булып эшләгән, аннары үгезләр симертеп “Татарстанның  атказанган терлекчесе” исеме алган кеше. Агитбригада  3 хуҗалыкта булган.                               

 

 

 


Нет комментариев