Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Быел районда барысы 377 трактор, 271 арба техник карау узачак

Сабанга әзерлек – дәүләт надзоры хөкемендә

Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга һәм арбаларына (прицеплар) техник карау дәвам  итә. Расланган  график  нигезендә 3 апрельдә әлеге  мөһим  чара  “Юлбат” авыл хуҗалыгы  предприятиесендә  үткәрелде.

Барысы 18 берәмлек техника  сынау узды. Тикшерү барышын­да хәвефсезлек таләпләренә, руль­ идарәсе төзеклегенә, яктылык­ сиг­нализациясенә,  шулай ук үзйө­решле машиналар белән идарә итү хокукына категориянең туры килүенә аерым игътибар бирелә. Прицеплар дәүләт теркәве узган, ремонтланган-буялган, тәртәсенә  (дышло) куркынычсызлык тросы­ куелган булырга тиеш. Шулай ук үзлегеннән кузгалып китүне ки­сәтүче башмаклар булу шарт. Тышкы, габарит, тормоз утларының тө­зеклеге бигрәк тә төнге сәгатьтә  юл­ларда йөрүче техника өчен аеруча мөһим.

Механизатор Ильяс  Фәсхетди­нов­ка тапшырылган “Кировец” янын­нан башланган техник   карау нәкъ шушы мәсьәләгә игътибар җи­теп бетмәгәнлеген күрсәтте. Биг­­рәк тә тракторларга тагылган ар­­ба (прицеп) утлары  аркасында  кайбер игенчеләргә  кызарырга туры  килде. Тормоз, борылыш  сиг­наллары, чыбыкларда  контакт начармы, башка сәбәпме, алар бераз  селкеткәләгәннән  соң гына  ка­бынып  китте  яисә  яктылыгы җи­тәр-җитмәс  кенә  иде. Әлбәттә, механизаторлар тырышканнар, күп тракторлар иске булса да, өр-яңа кебек итеп  буялган, һәр кабинада медицина аптечкасы, утсүндергеч бар.

“Барысы да тәртип, утлар  яна, берүземә дүрт агрегатым бар. Кышын салам тураттыргычны тагып эшләдем, тирес  чыгардым,  язын сабанга  чыгам, җәен салам пресс­лыйм, амбарда ашлык күчерәм, Эшсез торган юк”, – ди “МТ-82” тракторын  йөртүче  Фәнил Мансуров.

Тенеки авылында  яшәүче Илдус Әһлиев техник карауга  берьюлы ике “ДТ-75” тракторы әзерләгән. Берсе белән яз-көз чәчүгә чыга, көрәк тагылганы кыш  көне  кирәк. 1984 елда армиядән  кайтканнан бирле “тимер ат”тан  аерылганы  юк. Хәзер хуҗалыкларда бер  механизаторга 2-3 техника туры   килә. Әмма ике “ДТ”лы  тракторчыны очраткан юк  иде әле.

“Стажым 42 елга тула инде. Хәзер “ДТ”ларда 60тан узганнар гына эшли бугай. Моның да берсен яшьрәкләр ике “ДТ”ны бер итеп җыйдылар да, ташладылар. Бер кулда бит, йөреп тора”,– диде ул стартерсыз (бау урап тартып кабызырга кирәк) тракторына күрсәтеп.

Шулай ук хуҗалыкка шәхси техникасы белән булышучылар да игътибардан  читтә  калмадылар.  Хуҗалык инженеры  Хәлил Сабиров та имтиханны һәр  механизатор янәшәсендә торып   узды.

Язманы тулысынча газетабызның 5  апрель саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев