Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Чабата биюе» буенча мастер-класс үтте.

Мастер-класста Саба районы авыл мәдәният йортлары, китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Бүген Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Чабата биюе" темасына хореография буенча мастер-класс  булып узды. Мастер-класста Саба районы авыл мәдәният йортлары, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Бию мастер-классын Саба балалар сәнгать мәктәбе хореографы Альбина Мөбарәкҗанова үткәрде. Кереш сүзендә ул борынгы заманнардан килгән "Чабата" татар биюе турында сөйләде. 

Мастер – класста профессиональ хореограф артыннан кабатлап, катнашучылар төп йөреш, тыпырдау, бау хәрәкәтләрен өйрәнделәр. Ахырда катнашучылар алган күнекмәләрен күрсәттеләр.Чараның музыкаль бизәлешен Рифат Абдуллин, Сәйдәш Солтанов  тәэмин итте.   Катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев