Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЧЕБЕШЛӘРНЕ САНАР ЧАК

Яңа уку елы якынлашкан көннәрдә мәгариф хезмәткәрләре традицион август киңәшмәсенә җыйналып, узган уку елына нәтиҗәләр ясадылар, алга бурычлар куйдылар. Укытучы халкының никадәр иҗадый, эзләнүчән, бай күңелле булуын мәдәният йорты каршында урнаштырылгын бай күргәзмәләр раслый иде.

Мәктәпләрдә һәр укучыга сыйфатлы белем бирүнең гомуми дәрәҗәсен яхшырту – мәгариф хезмәткәрләренең уртак бурычы. Әмма максатлар бер булса да, белем бирүнең сыйфаты буенча нәтиҗәләр генә төрле. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров 2017-2018 уку елында мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды. Че­беш­ләрне көзен саныйлар, ди­гән гыйбарә нәкъ менә мәгариф хезмәткәрләрен күздә тотып әй­телгән кебек. Конференциядә узган уку елында ирешкән уңышлар да күрсәтелде, тиешле нәтиҗәләргә ирешмәгәннәр тәнкыйтьләнде. Илфат Шакиров үз чыгышында узган елгы август киңәшмәсендә мәктәп директорларына аттестация узучы укытучыларга таләпләрне арттыру кирәклеге искәртелүен, әмма әлегә эш тиешенчә оештырылмавын билгеләп үтте. «Педагогик стажлары күп булып та, категориягә ия булмаган укы­тучылар районыбызның барлык мәктәпләрендә дә бар. Бу педагогик активлыкның түбән дәрәҗәдә булуын аңлатадыр», – дип тәнкыйтьләде идарә башлыгы...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев