Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Чират бәрәңгегә җитте

    Район хуҗалыкларында соң­гы культураларның бер­се – бәрәңге алу бара. “Икен­че икмәк” быел “Шытсу” предприятиесендә, “Са­ба” җәмгыятенең Сатыш, Тимершык бригадаларында 200 гектарда үстерелде. Әлеге мәйданнарның 50 гектарыннан бәрәңге җый­нап алынды, уңыш чыгышы уртача 200әр центнер тәшкил итә. Өченче көн яуган яңгырлардан соң кичә техника кырга чыга алмаса да, ындыр табакларында эш тукталмады.

    undefined

    Сатыш бригадасының Каз.Бигәнәй авылында басудан кайткан бәрәңгене аралау тулы куәтенә дәвам итә. “Гримме” агрегаты иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр ике сменада эшләтелә (фотода). Җир дымлы, бәрәңге балчыклы кайта, шуңа күрә кул көче күп сорала. Бәрәңге аралауда һәр сменада 7шәр кеше эшли. Ындыр табагына кайткан 1150 центнер бәрәңгенең 25 проценты эрегә һәм симәнәгә араланды инде. Агрегатны Хәким Зәкиев эшләтә. Кайткан кадәрен бүген үк аралап бетерәчәкбез”,– диде ындыр табагы-парк мөдире Рөстәм Зәйнетдинов. Бригадада 50 гектарда Ред Леди, Винетта сортлы бәрәңге игелгән, шуның 10 гектарыннан уңыш җыйнап алынган.

    Автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: