Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕНДӘ КУНАКТА

Һәр ел саен укуда алдынгы, бар яктан актив укучыларны районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов Чыршы бәйрәменә чакыра. Быел да әлеге мәртәбәле чарада районыбызның 321 сәләтле укучысы тамаша кылды.

Район мәдәният йортына  узуга укучыларны юмарт  Кыш бабай,  ягымлы Кар Кызы, төрле җәнлекләр  каршы алып Яңа ел белән котласалар,  укучылар аларны бәйрәм уңаеннан әзерләнгән шигырьләрен сөйләп куандырдылар. Мәдәният йорты спорт залында  район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен мастер-класслар әзерләп,  осталыкларын арттыру мөмкинлеге дә булдырганнар иде.  Районыбызда белемле яшьләрнең күплеге соклану хисләре уятты. «Быел тарихи яктан зур  юбилейлар елы. Без бу республикада тормыш итүебез белән бәхетле. Дәүләтебез тормыш шартларын тагын да яхшыртуга, яңалыклар кертүгә зур чыгымнар тота.  Иң зур байлыгыбыз ул  – балалар. Сез сәламәт һәм белемле икән, безнең киләчәгебез матур булачак. Гомер бик тиз уза. Бүгенге көнне иртәгә кабатлап булмый. Шуңа да әти-әниләргә рәхмәтле булып,  бүгеннән сәламәтлегегезне кайгыртып, белемгә омтылып яшәсәгез иде. Сезгә ышанычыбыз бик зур», – дип балаларга мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәис Миңнеханов. Ул  «Глаголица» дип исемләнгән проектта катнашкан Шекше кызы,  Арча педагогия училищесы студенты  Илсинә Гәрәевага  Минтимер Шәймиевның махсус бүләген дә тапшырды. Укучыларны Чыршы  бәйрәме белән котларга  әкият геройлары  да күп килгән иде. Алар укучыларны зирәклектә, осталыкта  сынасалар да, укучылар үзләрен дөрестән дә төпле белемле булуларын расладылар. Бәйрәмгә төрле карнавал костюмнарыннан киенеп килүләре дә тамашаны тагын да җанландырды. «Мин чегән булып киендем. Бу образ миңа бик ошый.  Киемнәремне  әти-әнием текте, әбием дә булышты.  Үзем 4, 5 билгеләренә укыйм. Спортны бик яратам. Бассейнга, футбол түгәрәкләренә йөрим», - ди Килдебәк урта мәктәбенең V сыйныф укучысы Ильяс Касыймов. Соңыннан  Чыршы бәйрәмендә катнашучылар  район башлыгының махсус бүләге –  танылган эстрада йолдызы Мөнир Рахмаевның концертын карап хозурландылар. Җырчыга кушылып биеделәр, җырладылар, иң активлар җырчының җырлар җыентыгына ия булды.  «Миңа бәйрәм бик ошады. Мин беренче тапкыр килдем. Рәхәтләнеп күңел ачтык”, - диде Олы Шыңар мәктәбе укучысы Алинә Заһидуллина. Бәйрәм тамашасын Балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы укучыларның матур чыгышлары ямьләндерде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев