Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чыршылы, әби-бәбиле һәм...казлы бәйге

Яңа ел җиткәндә күңел ниндидер могҗиза көтә. Яшең биштә булсынмы, унбиштәме, кырыктамы - анысы мөһим түгел. Балачактан күңелгә шулай салынган – Кыш бабай, әйтерсең, синең өчен генә махсус сюрприз әзерләп куйган.

Әкияттәге Суык бабай кебек сихри могҗизалар тудырмасак та, без дә, газета укучыларыбыз өчен Яңа ел алдын­нан үзенчәлекле бүләк­ләр әзерләргә уйладык. Безнең теләкне иганәчебез – халыкны озак еллар сыйфатлы кош-корт продукциясе белән тәэмин итүче Саба инкубаторы да хуплап алды һәм җиңүчеләр өчен үзендә җитештерелгән продукциясен бик теләп тәкъдим итте. Бәйгенең шартлары әллә ни катлаулы да түгел иде. бары тик Яңа ел белән бәйле күренешне фотога төшереп, аңа шигъри юллар да өстәп, редакция почтасына салу. Яңа ел фотолары озак көттермәде, почтабызга берсеннән берсе кызыклы конкурс эшләре агыла башлады. Фотоларда яшел чыршы янында әбиләрне дә, бәбиләрне дә, кар сыннарын да, әкият геройларын да күреп хозурландык. Һәм, вәгъдә ителгәнчә, искечә Яңа елны каршылыйсы көн­дә редколлегия бе­лән шулар арасыннан иң кызыклы дигәннәрен сайлап,  җиңүчеләрне бил­геләдек. Приз­лы урын­­­га ия булучылары­быз­­ның иң беренчесе- Ти­мершыктан Чулпан Си­ба­гатова бүләк алырга фо­тодагы нәни кызчыгы - Алисә белән килгән иде.  Конкурска эшне иң беренче булып алар гаиләсе җибәрде, иң күп комментарийлар да бәйрәм чыршысы янында төшкән Алисәгә юлланды. “Кызыбыз бу дөньяга көткәннән алдарак, 5 айлык вакытта ук килде. Аннары озак вакытлар табиблар күзәтүе астында булдык. Хәзер, сөбханалла, 1 яшьне тутырып киләбез инде.Бу нәниебезнең җиңүенә әтисе Айгиз, абыйсы Нурсил дә бик шатланды. Болай булгач, алдагы конкурсларда да бәхетне сынап карарга кирәк булыр диештек өйдә”, - ди Чулпан.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/yaa-el-konkursyna-nti-yasadyk

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев