Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Cәләтле балалар мәктәбендә "Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш" уен-конкурсы

Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында Cәләтле балалар мәктәбендә юл травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.

27 сентябрьдә ЮХИДИ инспекторы Насыйбуллин Илнур Дамир улы башлангыч сыйныф укучылары белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә үткәрде. Шулай ук укучылар «Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш " уен-конкурсында катнаштылар. Конкурс юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә багышланган иде. Ә уен алдыннан мәктәбебезнең ЮИД командасы юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чыгыш ясады.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев