Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әдәби клуб утырышында

Район үзәк китапханәсе “Гафэль” бакча үзәгендә “Мишә дулкыннары” әдәби клубының чираттагы утырышын үткәрде. Очрашуга Олы Нырты авылында туган, хәзер Түбән Камада яшәүче якташыбыз, шагыйрә, ике китап авторы Рушания Габбасова чакырылган иде. Клуб әгъзалары аның “Күңелемнең тирән күлләре” дигән китабы белән таныштылар. Китапханәче Гөлнара Мостафина районда яшәп иҗат итүчеләр турында сөйләде. Китапханә директоры Ләйсән Билалова шагыйрәгә истәлеккә бүләк тапшырды.

Чыганак: instagram.com/sababiblioteka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев