Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Декрет ялы Татарстанда пенсия күләменә ничек йогынты ясый

Бала туганда ата-аналарның берсе, күбесенчә әниләр, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау өчен ялга китә. Бу чорда кеше эшләми, әмма аның хезмәт стажы бара һәм пенсия баллары исәпләнә. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Декрет ялы Татарстанда пенсия күләменә ничек йогынты ясый

Фото: © «Татар-информ»

Балаларны тәрбияләү бары тик картлык буенча иминият пенсиясенә генә йогынты ясарга мөмкин, аны алу өчен Татарстан кешесенең кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш.

Балаларны тәрбияләгән өчен иминият стажын исәпләү

1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булу вакыты, әгәр аңа кадәр һәм/яки аннан соң кеше рәсми рәвештә эшкә урнашкан булса, иминият стажына керә. Әгәр дә ул рәсми булмаган рәвештә эшләгән яки бөтенләй эшләмәгән икән, бу 1,5 ел стажга кертелмәячәк.

Моннан тыш, иминият стажына бала карау чорын 6 елдан артык булмаган срокка, ягъни дүрт балага исәпләячәкләр. Әгәр дә әнисе декрет ялына биш тапкыр китсә, аның стажына барыбер шундый дүрт чор гына кертеләчәк.

Декрет ялы өчен пенсия баллары

Бала карау өчен исәпләнә торган баллар саны гаиләдә бу баланың исәп буенча ничәнчесе булуына бәйле рәвештә аерылырга мөмкин. Беренче баланы карау буенча декрет ялында булган бер ел өчен баланың әнисе 1,8 балл алачак. Әгәр бу икенче бала булса, аның саны икеләтә (3,6 балл) арта. Өченче яки дүртенче декрет очрагында 5,4 балл тәшкил итә.

Әгәр дә Татарстанда яшәүче хатын-кыз рәсми рәвештә эшләгән һәм бала туганнан соң аны карау буенча ялга китмәгән икән, бер генә әйберне - йә эшләгән чорны, йә декретта булу чорын - исәпкә алачаклар. Һәр очракта да кеше өчен иң отышлы вариант сайлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/dekret-yaly-tatarstanda-pensiya-kulamena-nicek-iogynty-yasyi-5907111

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев