Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Депутат мәктәп ашханәләрен тикшерде

Узган шимбәдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яңа мәктәп» проекты кысаларында Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәк­тәбе-интернаты һәм Килдебәк урта мәктәбе ашханәләрендә әзер­ләнгән ризык­лар­ның сыйфатын тикшерү максатында рейд үт­кәрде. Чарада район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров, әлеге мәгариф учреждениеләренең ата-аналар комитеты әгъзалары катнашты.

Тикшерү барышында ашханәләрнең санитар торышы, туклануны оештыру, меню һәм контроль ризык булуы, ризыкларның температура режимын үтәү, туклану сыйфаты бәяләнде. Депутат укучылар, ашханә эшчеләре белән аралашты, меню белән кызыксынды, әзерләнгән ризыкларны үзе дә ашап карады, белем бирү учреждениеләрен азык-төлек белән тәэ­мин итүне оештыру һәм аларның сыйфатын контрольдә тотуның мөһимлегенә басым ясады. “Укучыларны кайнар аш белән тукландыру аларның сәламәтлеген саклауның һәм нәти­җәле укыту сәләтенең иң мөһим шартларыннан берсе. Туклану сыйфатын яхшырту, санитар нормаларны үтәү, кухня җиһазларын яңарту даими игътибар үзәгендә булырга тиеш”,– дип билгеләп үтте Марат Галиев. Ашханәләр белән ата-аналар да даими кызыксынып тора. “Мәктәптә булырга тырышабыз. Тикшерүләр, алдан хәбәр итмичә, чирек саен оештырыла. Балалар ашханә өстәленнән канәгать. Ашатуның начар булуыннан зарланучы юк”,– ди Саба аерым фәннәрне тирәнтен өй­рәнү мәктәбе-ин­тернаты ата-аналар комитеы әгъзасы Алсу Баһ­манова.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев