Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дин әһеле белән очрашу

13нче ноябрь көнне Саба мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Яхин Саба эчке эшләр бүлегенең җәмәгать советы утырышында катнашып, полициянең шәхси составы белән очрашты.

Чара барышында дини конфессия вәкиле хезмәткәрләргә ислам тәгълиматының рухи-әхлакый аспектлары, җәмгыятьтә сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштыру ислам әдәбенең төп максатларының берсе булуы, башкаларга  һәм  үзеңә  зыян салуның Коръән-кәримдә беркайчан да хупланмавы турында сөйләде. Кешеләрне гонаһлардан саклау өчен эчке эшләр органнары үткәргән профилактика чараларының да зарурлыгына басым ясады. Бүлек каршындагы җәмәгать советы рәисе, “Саба таңнары” газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов халыкны әхлакый яктан агарту юнәлешендә бүлек хезмәткәрләре белән берлектә эш  алып баруда мәгълүмат  чараларының роленә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев