Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дөнья күргән әниләр

Бу көннәрдә Миңгәр авылында яшәүче Сөембикә Мөхәмәди кызы Зиннурова һәм Шәмәрдәндә яшәүче Сәйдә Миннехуҗа кызы Латыйпова үзләренең 90 яшьлек зур юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.

«Укый алмадым, 12 яшемнән эшкә керештем. 3 сыйныфтан ук  төшкә кадәр генә укып, аннан соң ясмык, тары, борчак йолкырга җибәрәләр иде. Күп нужалар күрсәк тә, Аллаһ озын гомер белән бүләкләде. Күргән авырлыклар кешене чыныктыра гына икән. Аннан  сугыш чорында ипи күрмичә, яфрак, төрле үләннәр  ашап яшәүнең дә әҗередер бу»,  – ди Сөембикә апа.  Хезмәт кешене чыныктыра, дигән  гыйбарәгә гомере буе тугры кала ул. Алар ире Мидхәт белән 50 ел гомер кичереп, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Айрат,  кызлары Гүзәлия, Рузилә, Рушания –  дүртесе дә Сабада төпләнеп, үрнәк гаиләләр булып гомер кичерәләр. «Әниебезнең кулыннан килмәгән эше юк, гомере буе шәл бәйләде, безне гел үзе теккән киемнәр киертеп үстерде. Бүген дә без кайтышка камыр ризыклары пешереп, өстәл тулы сый-нигъмәте белән каршы ала», – ди кызы Рузилә.  Сөембикә апа бүген дә балаларын үзенең йөрәк җылысын кушып пешергән ризыклары белән сыйлый алуына шатланып яши. «Яшь вакытымда сөеп утырырга вакытым булмады, гел эштә булдык, көчем булганда, үз-үземне йөртә алганда бик рәхәтләнеп пешерәм», – ди бәхетле ана. 

«Алтын әни ул безнең. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. Гомер буе эштән аерылмады. Безне дә эш белән тәрбияләделәр. Кул арасына кергәннән башлап  без дә  эшләп үстек. Әниебезнең озын гомерле булуында  гомер буе дару үләннәреннән файдалануының йогынтысы да бар дип уйлыйм.  Бүген дә дару эчәргә ашыкмый. Файдалы дару үләннәрен тиешле вакытта  җыеп киптерә.   Безне дә  кыш буе төрледән-төрле шифалы үлән чәйләре белән сыйлый», – ди улы Айрат. Сөембикә  апаның балалары бүген дә әниле булуларына сөенеп, Аллаһка рәхмәт әйтеп яшиләр.

Елыш авылында туган Сәйдә апа Латыйповага да тормыш юлында күпне кичерергә туры килә. 1930 елда бабасына  яла тагылып, алар гаиләсе Себергә сөрелә. 1938 елда әтиләре  бер гаепсез килеш  кабат кулга алынып, атыла.  Гаиләдә   әниләре белән җиде бала кала. 1948 елда Елыш авылына әйләнеп кайталар. Аларны  анда да колач җыеп каршы алмыйлар. Өйләре тартып алынган,  медпунктта яшәргә урын бирәләр. Шул ук елны Сәйдә апа Шәмәрдәннең ашлык кабул итү  пунктына эшкә урнаша. Аннан лаеклы ялга чыкканчы промкомбинатта эшли.  Ире  – Мөхәммәт Латыйпов белән 50 ел гомер кичереп, биш бала  үстерәләр. Унике  оныгы, унбиш оныкчыгының яраткан дәү әнисе ул. Бүген   кызы Гөлчирә тәрбиясендә, бөтен балаларының мәрхәмәтен тоеп гомер кичерә.

Юбилярларны башкарма комитет аппараты  җитәкчесе  Марат Кәримов,  социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев,  Шәмәрдән авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльметдинов  тәбрикләде.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/rayon/migr-avylynda-yashche-sembik-mkhmdi-kyzy-zinnurovaga-90-yash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев