Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дөнья яме – аналарда

Бу көннәрдә Олы Арташ авылыннан Әлфинур Җәлил кызы Сәмигуллина – 95, Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче Раушания Галәви кызы Гарәфетдинова 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатларын алдылар.

Әлфинур Сәмигуллина 1926 елда Олы Кибәче авылында туган. Сугыш чорында яшьтәшләре белән хатын-кызлар җилкәсенә калган авыр эшләрне башкара. 15 яшендә Саба МТСында тракторчылыкка укып кайтып, колхозда эшли башлый. 1952 елда Олы Арташ авылы егете Шамил Сәмигуллин белән гаилә корып, биш кыз, ике малай тәрбияләп үстерәләр. Әлфинур Сәмигуллина «Арташ» совхозында төрле эшләрдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. 16 оныгы, 25 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә улы Әмир гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Раушания Гарәфет­динова Кукмара районының Березняк авылында ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. 1940 елда гаиләләре белән Финляндиягә китәләр. Сугыш башлангач, 8 ай камалышта булалар. 1942 елда товар поездында Кукмарага кайталар. Белемне 4 сыйныф кына алып кала. Кече яшьтән колхозда төрле эшләр башкара. Кыш көне кырда эскерт көри, урман кисә, ботак чаба. 1954 елда Мөхәммәтдин исемле егет белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ире Саба урман хуҗалыгында эшләгәнлектән, ул чорда кордонда яшиләр. 1992 елда Лесхозга күченеп киләләр. Раушания апа балаларының, оныкларының кадер-хөрмә­тендә яши.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев