«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика бәйгесендә зона ярышыннан райондашларыбыз зур җиңү белән кайтты
Питрәч районының Ленино-Кокушкинода узган зона турында республикабызның Саба, Кукмара, Әтнә, Теләче, Биектау, Арча, Балык Бистәсе, Балтач, Югары Ослан, Питрәч районының иң күркәм асыл затлары көч сынашты.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз карашыннан» конкурсы - хатын-кызларыбыз арасында иң көтеп ала торган бәйгеләрнең берсе. Ул быел 29нчы тапкыр уздырылды. Конкурсның ачылыш тантанасында катнашучыларны Татарстан республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, Питрәч муниципаль районы башлыгы Рәис Сөләйманов сәламләде, һәркемгә уңышлар теләделәр.
Сәхнә чыгышлары башланганчы фойеда күргәзмә эшләнде. Районыбызның «Солдатка-аш» волонтерлар хәрәкәте җәелдерелгән штабта махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез өчен әзерләнүче гуманитар ярдәм үрнәкләре дә күрсәтелде. Күргәзмәлек яныннан кеше өзелмәде. Райондашларыбызның солдатлар өчен күңел җылысы биреп әзерләнгән ризыклар (кипкән ашлар), кием-салым, урын-җир әйберләре һәм фронт өчен башка-кирәк яраклар һәркемдә кызыксындыру уятты.
Конкурста районыбыз данын яклап Сабадан Эльмира Касыймова ("Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясе),"Игенче" җәмгыяте сыер савучысы Рушания Сабирҗанова ("Минем язмышым- минем һөнәрем" ),Шәмәрдән мәдәният йорты директоры Гөлназ Әхмәтшина ("Мәдәният һәм рухият"номинациясе) чыгыш ясадылар. Шәмәрдән бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны 101 яшьлек Нурия апа Шәйдуллина конкурсның “Өченче яшь героинясы” номинациясендә онлайн катнашты. Чыгышлар жюри тарафыннан югары бәйләнде һәм конкурсантларыбызның дүртесе дә үз номинацияләренең җиңүчеләре дип игълан ителде. Гүзәл затларыбызны котлыйбыз һәм конкурсның республика турында да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев